Илсөя Бәдретдинова күптән түгел Уфада "бомбический" 10 концерт куеп китте. Аны ошатып калучылар тамашачының, "ДНК" тапшыруы теле белән әйтсәк, 99,9999 проценты булгандыр, билләһи. 8 тапкыр кием генә алыштырды. Аркасы ачык күлмәге дә бар иде. Анда бизәге дә булган икән.Җырчы еш кына социаль челтәрләрдә язылучылары белән аралаша, аларның сорауларына җавап бирә. Шушы көннәрдә ул аларга "Давай сүләшик. Сора", дип мөрәҗәгать итте. Шунда ук куелган фотода чәче җыелган иде, шунда аның аркасында чәчәккә охшаган «тату» күренә.«Ул күп нәрсәне аңлата инде. Берәр кайчан язармын әле», – дип аңлаткан җырчы.Моның өчен мәрхүмә әбисе нәрсә дип әйткән булыр иде икән, дип кызыксынган берәү.«Бер генә тапкыр яшисең, кызым! Ничек яшисең килә – шулай яшә! Кешеләр өчен түгел, үзең өчен!» – дип җаваплаган башта Илсөя.«Ә чынлыкта… «Тьфу, кит моннан», – диеп, к..емә тибеп чыгарган булыр иде», – дип өстәп куйган соңыннан.Без үскәндә, җитмешенче елларда авылда кулларына зәңгәр хәрефләр язылган бер-ике апа була тор