Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Илнең икътисадын авыл күтәрә

Республика игенчеләре басуга чыгарга әзерләнә, хуҗалыкларда барлык мәшәкатьләр кыр эшләрен оешкан төстә һәм кыска вакытта сыйфатлы итеп башкаруга юнәлтелгән. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки аграр тармакның нәтиҗәле эшләве тоташ республиканың социаль-икътисади хәленә зур йогынты ясый. Моны үткән ел да раслады. Регионның азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүдә дә авыл хуҗалыгы тармагының өлеше бәһаләп бетергесез. Яз килүеннән күренүенчә, быел басу эшләренең апрель урталарында башлануы көтелә. Димәк, ашыгырга кирәк. Бу җәһәттән мөһим кампаниягә Благовар районында әзерлек ничек бара, быелгы чәчүнең тактикасы һәм стратегиясе ни рәвешле төсмерләнә – әлеге сораулардан чыгып, “Кызыл таң” хәбәрчесе район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Радик Әхмәдуллинга мөрәҗәгать итте. — Радик Мөнәвирович, үткән хуҗалык елы йомгакларыннан күренүенчә, республикада ашлыкны күпләп җитештерүче төбәкләр исемлегендә Благовар районы да лаеклы урынын алды. Тупланган ашлык запасы нәтиҗәле файдаланыламы, хуҗалы­клар аны сатуда тоткарлыклар белән очрашмадымы? — Әйе, узган елда бөртекле һәм бөртекле-кузаклылардан мул уңыш алынды, гектар куәте 30 центнердан артты. Бер сүз белән әйткәндә, чын мәгънәсендә, тарихи күрсәткеч булды бу. Ашлыкның тулай җыемы исә 160 мең тоннага якынлашты. Гомумән, республиканың агросә­нәгать комплексында Благовар районы нык үсешкән индустриаль үзәкләрнең берсе буларак билгеле. Аңа “Башкортстан ит компаниясе” карамагындагы ике дуңгызчылык комплексы, моннан тыш, шулай ук дуңгызчылыкка махсуслашкан “Уфа селекция-генетик үзәге” кебек куәтле агросәнәгать предприятиесе, янә дә “Благовар” токымлы кошчылык заводы керә. Ягъни районда терлекчелек тармагы нык үсешкән иде, соңгы чорда исә заманча предприятиеләр өстәлде. Шуңа бәйле мал азыгына, атап әйткәндә, махсус рәвештә әзерләнгән катнашазыкка ихтыяҗ зур. Ул, нигездә, әлеге предприятиеләрдә үстерелгән ашлык исәбенә каплана. Белүебезчә, аграр тармакта җитештерелгән ашлыкны терлекчелеккә юнәлтү икътисади-финанс ягыннан иң отышлы алымнарның берсе булып тора. Районның җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча республикада 4нче урынны биләве дә шуннан чыга. Югарыда санап үтелгән эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрендә катнашазыкка тәгаен­ләнгән ашлыкның һәр центнеры исәптә. Ә менә терлекчелекне үстермәгән аерым крестьян-фермер хуҗалыкларының авыр хәлдә калуын танымый булмый, чөнки ашлыкка хаклар хәзерге чорда да барыбер нык арзан йөри. Димәк, аларга ашлыкны эшкәртеп, продукция дәрәҗәсенә җиткерү хәстәрен күрү таләп ителә. — Ашлыкка ихтыяҗ сакланганда район буенча чәчүлекләр структурасы үзгәреш кичерми булып чыга? — Әйе, чәчүлекләр мәйданын, атап әйткәндә, бөртеклеләрне былтыргы дәрәҗәдә калдыруны максатка ярашлы, дип исәплибез. Сабанашлык культураларын 64 мең гектарда чәчү планлаштырыла, шулардан бөртеклеләр 43,5 мең гектар тәшкил итә, мал азыгына исә 7 мең гектар бирелә. Уҗым культуралары 9,4 мең гектарда чәчелгән иде, ачыклануынча, алар яхшы кышлаган. Шул ук вакытта уҗым басуларында үсен­теләрне боз катламыннан арындыру максатында һәр хуҗалыкта агротехник чаралар үткәрелде. Бу көзге культураларның зур өлешендә яңадан чәчү кулланылмас, дигән өмет бирә. Хәл без көткәнчә килеп чыкмаса, чәчү орлыгы барыбер җиткеле әзерләп куелды. — Авыл кешесе язгы чорны рух күтәрен­келеге белән каршыларга күнеккән. Хуҗалык­ларда быел бу сизеләме? — Халыкта “Чәчми калсаң, җир каргар” дигән әйтем бар. Ягъни нинди генә катлаулы шартларда да игенче үзенең изге бурычын үтәргә омтыла. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки районда яшәүчеләрнең күпчелеге матди-икътисади яктан нәкъ менә аграр тармакка, ягъни, кем әйтмешли, җир эшенә бәйле. Атап әйткәндә, районда төрле милектәге 14 эре авыл хуҗалыгы предприятиесе, 38 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Чәчү мәйдан­нары күләме буенча алар кискен аерыла, мәсәлән, “Башкорт-агроинвест” җәмгыятенә районның сөренте мәйданнарының 60 проценты туры килә. “Благовар” кошчылык заводының чәчү мәйданнары 10 мең гектардан күбрәк тәшкил итә. Әлеге хуҗалыкларда басу эшләре заманча технологияләр нигезендә алып барыла, аларда югары җитештерүчәнле яңа техника һәм авыл хуҗалыгы машиналары тупланган. Бер сүз белән әйткәндә, биредә техник мөмкинлекләр зурдан, шуңа да язгы басу эшләре алар өчен гадәти агротехник чара булып кына тора. Чәчү орлыгы, ягулык-майлау материаллары, ашлама белән тәэмин итүдә һичбер проблемалар юк, чөнки барысы да алдан исәпләнеп, технологик карталарга кертелгән. Кыр эшләре башлангач, аларны җиткелекле күләмдә һәм билгеле вакыт аралыгында үтисе генә кала. — Әмма чәчү мәйданнары буенча кечерәк хуҗалыклар, фермерлар да бар бит әле. Аларда кыр эшләренә әзерлек ничек оештырылган? — Районның авыл хуҗалыгы тармагына элегрәк килгән инвесторлар саны кыскаруга бара, чөнки алардан кемнәрдер безнең шартларга яраклашып китә алмады, икенчеләренең хуҗалык итүдә осталыгы, матди-техник мөмкинлеге чамалы булды. Шул ук вакытта тармакта тернәкләнеп китү­челәр дә бар. Каргалы авылы тарафларында оештырылган “Лентерра” агроҗәмгыятен шундыйлар рәтенә кертергә була. Әлеге хуҗалык сызма техник культуралар игүгә махсуслашу белән отты, дип билгеләр идем. Элегрәк хуҗалык майлы культуралардан көнбагыш үстерүгә алынган иде, соңгы елларда исә җитен игүгә күчте. Әйтергә кирәк, “Лентерра” җәмгыяте механизаторлары нык остарды бу эшкә – җитеннән мул уңыш алына, аны сату мул гына табыш та бирә, чөнки җитен маена хаклар югары. Хуҗалык кыр эшләренә яхшы әзерлектә килә, дип әйтер идем. Биредә техника паркы даими яңартыла, тәҗрибәле механизаторларга кытлык юк. Самарино авылында урнашкан “Башкирская житница” җәмгыятенең үзаллы хуҗалык итүдә өч еллык тәҗрибәсе бар. Ул чәчүлек мәйдан­нарын арттыруга иреште, шуңа ярашлы, техника паркы да нык яңарды. Шунысы үзенчәлекле: хуҗалыкта заманча авыл хуҗалыгы машиналары тупланган, хәзерге вакытта тракторлар уннан артык, быел исә яңа чәчкеч, үзйөрешле “Туман” агрегаты алынды. Хуҗалык җитәкчесе Ринат Миңнеәхмәтов, эш өчен янып йөрүче буларак, механизаторлар һәм белгечләр, авыл халкы алдында да үзен уңай яктан тиз танытты. Кыр эшләре барышында да чагылыш табачак бу. Крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары арасыннан Илфат Әхмәтшинны күрсәтеп үтәр идем. Ул Күчәрбай авыл биләмәсенең Түрештамак авылында эшли, хәзер инде төбәкнең иң бай тәҗрибәле фермеры булып исәпләнә. Җир мәйданы бер мең гектар тирәсе тәшкил иткән хуҗалыкны фидакарь хезмәте белән үрнәкле дәрәҗәгә җиткерә алды. Хуҗалык кошчылыкка махсуслашып, хәзер киң тармаклы эре аграр предприятиегә әверелде. Илфат Әхмәтшин “Гаилә фермасы” конкурсында җиңеп чыкты, дәртләндерү максатында бирелгән акчаларны хуҗалыкны үстерүгә юнәлтте. Иң отышлысы – хуҗалык җитештерелгән продукцияне эшкәртү юнәлешен алды. Яңа тармак та барлыкка килде, хәзер Илфат Әхмәтшин елкычылык белән дә шөгыльләнә. Шушы максатта “башкорт” токымлы 105 баш бия алынды, моннан тыш, хуҗалыкта эш атлары токымын үрчетү буенча эш җайга салынды. Әмма хуҗалыкның нигезен басучылык тәшкил итә, биредә шушы юнәлештәге барча техника тупланган, агрегатлар басуга чыгарга бүгеннән әзер. — Чәчү алды агротехник чаралары арасында авыл хуҗалыгы техникасын тикшерү аерым урын тота. Тракторлар һәм үзйөрешле машиналарны, мәсәлән, 1 апрельгә әзерлек сызыгына кую төп бурычларның берсе исәпләнә. Ул үтәлдеме? — Язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы тикшерү районда графикка ярашлы башланды. Беренче булып имтиханны төбәкнең әйдәүче предприятиеләре арасыннан “Благовар” кошчылык заводы механизаторлары тотты. Тәүге көнне тикшерүгә 32 берәмлек техника куелган иде. Әйтергә кирәк, төп билгеләнешеннән тыш, кошчылык заводы иген культураларын күпләп җитештерүче буларак та билгеле. Шуңа да биредә авыл хуҗалыгы техникасына зур игътибар бирелә, техника паркы даими яңартылып тора. Быел, мәсәлән, “Кировец” тракторы һәм ашлама сиптергеч “Туман” агрегаты сатып алынды. Таләпләр шактый каты булса да, техник тикшерүне барча тракторлар да уңышлы үтте. Быелгы язгы чәчүгә районда дәүләт теркәве үткән 216 трактор әзерләнде, алар куелган техник таләпләргә тулысынча җавап бирә. Чәчү алды район конференциясенә техника әзерлеге төп бурычларның берсе итеп куелган иде. Соңгы мәгълүматлардан күренүенчә, район хуҗалыклары кыр эшләренә яхшы әзерлектә килә. Чәчү орлыгы белән тәэмин итүдә проблемалар юк, быел бөртеклеләрнең элита сортын куллану артачак. Атап әйткәндә, күпчелек хуҗалыкларда әйләнешкә бодайның яңа сортлары кертелә. Туфрак өлгерү дәрәҗәсенә ярашлы, басу эшләрен апрель урталарында башлау мөмкинлеге бар. “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Фәнүр Гыйльманов әңгәмәләште.