Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

100 мең сум акча өчен...

Җинаять Яңавыл районында булган. Тикшерү версиясе буенча, 31 яшьлек гаепләнүче үзенең танышы 34 яшьлек Гөлнарадан машина йөртү таныклыгы алуга имтихан тапшыруда ярдәм күрсәткән өчен 100 мең сум акча алган.Соңрак хатын полициягә мөрәҗәгать итү белән янап, акчаны кире кайтаруны таләп итә, чөнки ир үтенечен үти алмый. Узган елның май аенда ир-ат аңа 70 мең сум акча биргән, ә аннары калган 30 мең сум акчаны кире кайтару сылтавы белән аны үз автомобилендә кешесез территориягә алып килгән, анда буып үтергән һәм бөтен акчасын алып киткән.Җинаять эзләрен яшерер өчен ул үз-үзен үтерүне инсценировкалый һәм үз корбанының кесә телефонын вата.Үтерелгән кеше югалган дип санала, аның әнисе полициягә мөрәҗәгать итә. Хатын-кызның мәетен бер атнадан соң күпер астында табалар.Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Эш материаллары судка җибәрелгән. Фото: mk.ru