Кирәкле мәгълүматлар булмаган очракта, айлык акчалата түләү Хезмәт Герое, Русия Героеның пенсия һәм социаль страховкалау фондының урындагы бүлекчәсенә язган гаризасы нигезендә билгеләнә.ТАСС аңлатуынча, элек геройларга айлык түләү гариза буенча гына билгеләнгән. Шуңа бәйле рәвештә, ярдәм чарасын төзәтергә һәм түләүне гариза язмыйча гына бирергә карар ителгән.Моңарчы Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин Советлар Союзы һәм Русия Федерациясе Геройларына, Дан орденының тулы кавалерларына айлык акчалата түләү күләме 83 496 сум тәшкил итәчәк дип белдерде.Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары 61 566 сум алачак.