– Башкортстанда “Сириус” мәгариф үзәге моделе буенча 2019 елда талантлы балаларга ярдәм итүче “Аврора” үзәге булдырылды. Анда елына 600 кеше белем ала. “Сириус”ның эш тәҗрибәсе республиканың яңа фәнни-белем бирү киңлекләрен, шул исәптән студентлар кампусын булдыру өчен файдалы. Бу атнада ук без анда делегация җибәрәбез, алар кампус төзүдә тупланган тәҗрибәне куллану өчен техник яктан ”Сириус”ның бөтен инфраструктурасын өйрәнергә тиеш, — диде кичә атналык оператив киңәшмәдә Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.Ул, шулай ук, “Башкортстанда озын гомерлелек” программасын һәм җәйге балалар ялын Абхазиядә үткәрү зарурлыгы турында белдерде. Узган атна ахырында Башкортстанның рәсми делегациясе Абхазия Республикасында булды. Сәфәрнең максаты хезмәттәшлекне ныгыту иде. — Без бу республиканы җентекле карадык. Анда безнең төбәкнең потенциалын, нинди юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итә алуыбызны аңлату өчен республиканың инвестицион-икътисади потенциалын тәкъдир иттек. Президент Аслан Бжания белән хезмәттәшлекне ныгыту һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштык. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне үстерү буенча шактый күп юнәлешләр бар, — диде Андрей Назаров. — Шул ук вакытта Абхазия — уникаль туристлык-рекреацион мөмкинлекләре булган төбәк. Уртак туристик проектларны үстерү турында килештек, шул исәптән “Башкортстанда озын гомерлелек” кебек дәүләт программалары кысаларында. Шулай ук, балалар ялы өчен бик яхшы инфраструктура һәм урын булуын да карадык. Быелдан башлап балаларыбызның дүрт сменасы Абхазия территориясендә ял итәчәк дигән карар кабул ителде. Финанс ягыннан шартлар җәлеп итәрлек. Республика аграрийлары язгы кыр эшләренә әзерләнә. Бүген инде 11 район көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга чыккан. Бүздәк, Дүртөйле, Чакмагыш районнары аларны тырмалауга керешкән, 22 район орлыкларны агулый башлаган. Бу хакта вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов бәян итте. Быел Башкортстанда 122 объектны төзекләндерү планлаштырыла, шуларның яртысы (65 объект) — республика шәһәрләрендә. Бу хакта киңәшмәдә Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова белдерде. Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, быел 10 шәһәрдә җәмәгать киңлекләре төзекләндереләчәк. — Проектларны уңышлы тормышка ашыру алдыннан җәмәгатьчелек фикер алышулары, ә соңгы ике елда төзекләндерү өчен территорияләр сайлау буенча электрон тавыш бирү үткәрелә. Ел саен шәһәр мохите мәсьәләләрен хәл итүдә халыкның активлыгы арта. 2021 елда уздырылган беренче онлайн-тавыш бирүдә 387 мең кеше катнашса, былтыр инде 560 меңнән артык кеше, — диде Ирина Голованова. Киңәшмәдә, шулай ук, быел беренче чиратта ремонтланырга тиешле автомобиль юллары, Үзбәкстан, Беларусь, Иран республикалары белән туры авиарейслар оештыру турында чыгышлар тыңланды. Андрей Назаров бу атнада территорияләрне җыештыруга, чүп чыгаруга аеруча зур игътибар бирергә кушты.