Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Башкортстан компанияләре Үзбәкстандагы халыкара күргәзмәдә катнашты

- "UzFood 2023" халыкара күргәзмәсе кысаларында төбәк компанияләре вәкилләре үзбәк партнерлары белән 250 эшлекле очрашу уздырды һәм гомум суммасы 20 миллион сумнан артык булган 3 экспорт контракты төзеде. Якын арада без әлеге күргәзмә нәтиҗәләре буенча яңа контрактлар төзүне көтәбез. Шулай ук Башкортстан «Иң яхшы стенд дизайны» номинациясендә җиңде, - дип билгеләде Маргарита Болычева. Башкортстанны әлеге чарада түбәндәге компанияләр һәм шәхси эшкуарлар тәкъдим итте: «Торговый Дом «Дуслар», «Глобус», Эрдоган Мехмет, «Урал», «Горный мёд», «Уфимский торговый дом», фермерлар Аделина Янгирова һәм Алсу Минһаҗева. Күргәзмә кысаларында Ритейл-үзәк оештырылды. Клиентлар белән очрашудан тыш, Башкортстаннан катнашучылар Русиянең Үзбәкстандагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкиле Марсель Әсфәндияров белән дә очрашты һәм валюта-акчалата операцияләр, логистика һәм Башкортстаннан Үзбәкстанга экспортта таможняны җайга салу мәсьәләләре буенча фикер алышты. Фото: pravitelstvorb.ru