Хәрби хезмәткә чакырылучыларны Җыелу пунктыннан гаскәрләргә җибәрү апрель ахырында башланачак, дип планлаштырыла. Һәр хәрби хезмәткә чакырылучы кием комплекты, азык-төлек һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин ителәчәк. - Шунда ук билгеләп үтәсем килә, киләсе чакыру чаралары Украинада махсус хәрби операция уздыру белән берничек тә бәйләнмәгән. Элеккечә, ул Русия Федерациясе законнарында билгеләнгән срокларда һәм планлы тәртиптә 2023 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр гамәлгә ашырылачак. Чакырылыш буенча барлык хәрби хезмәткәрләр хәрби частьларга җибәреләчәк һәм Русия Федерациясе территориясендә даими дислокация пунктларында хәрби хезмәт узачак, ә чакырылыш буенча хезмәт срогы тәмамланган хәрби хезмәткәрләр өйләренә кайтарып җибәреләчәк ", - дип ассызыклады республика хәрби комиссары. Фото: bel-news.by