Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Язгы су — хәвеф чыганагы

Игътибар итегез!Язгы бозда минут эчендә су астына төшеп китәргә мөмкин;бозның тиз таркалу процессы ярларда күзәтелә;кар белән капланган язгы боз бик тиз йомшак массага әверелә. Язгы ташкын һәм боз китү чорында тыела:сулыкларга чыгу;боз китү вакытында елга аша чыгу;боз тыгыны урыннарында елгага якынлашу;ташкын вакытытында җимерелергә мөмикн кыялы яр буенда басып тору;күперләрдә, су буенда җыелу;бозларны ярдан этү;елганың яисә теләсә нинди сулыкның тирәнлеген үлчәү;боз өстендә йөрү һәм шуу. Әти-әниләр, сезнең игътибарга!Балаларны өлкәннәр күзәтүеннән башка елга янына якын китермәгез, аеруча боз китү вакытында. Аларны елга, күл яисә буа ачылганда бозда куркыныч булуы турында кисәтегез.Балаларга язгы ташкын вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында сөйләгез, су янында уйнарга рөхсәт итмәгез.Ярылган бозлар, салкын су, тиз агым үлем белән яный. Онытмагыз, ташкын вакытында хәтта аз гына боз киткәндә дә бәхетсезлек очраклары ешрак балалар белән була. Балаларга боз китү һәм язгы ташкын вакытында саклык чараларын аңлатыгыз. Балаларга киңәшләр:бозга чыкмагыз һәм язгы ташкын вакытында сулык янына килмәгез;ташлы һәм юылган ярларда тормагыз — алар җимерелергә мөмкин;күпердән боз агымын күзәткәндә, күпер читенә таянып, аска иелергә ярамый;язгы ташкын һәм боз китү вакытында сак булыгыз!Гомерегезне куркыныч астына куймагыз! Әгәр дә елгада, күлдә бәхетсезлек очрагына шаһит булсагыз, югалып калмагыз, өйгә качмагыз, ә ярдәм сорап кычкырыгыз, өлкәннәр ишетәчәк һәм бәладән коткара алачак.112 номеры буенча шалтыратыгыз (шалтырату бушлай). Фото: “photo-monster.ru”