Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Балалар заманча лагерьларда ял итәчәк

Башкортстанның балалар лагерьларында тиз төзелә торган заманча торак корпуслар төзеләчәк. Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, алар Стәрлебаш һәм Илеш районнарында - «Орленок», Уфада «Чайка» лагерьлары, шулай ук Чишмә районында «Патриот» паркы территориясендә барлыкка киләчәк."Һәр модуль 49 урынга исәпләнгән, эчтә — душ белән ике һәм өч урынлы номерлар. Эшләр март аенда башланды, май азагына тапшырачакбыз. Җәй көне анда сменалар булачак", — дип аңлатты Радий Хәбиров.Корпуслар Бөтенрусия проекты кысаларында төзелә, анда катнашучы 15 пилот төбәкнең берсе — Башкортстан."Модульләргә без федераль программа буенча 123 миллион сум акча алдык, тагын 23 миллион сумны берлектә финанслау шартларында республика бюджетыннан бүлеп бирдек. Бу җәйдә Башкортстанда 1663 балалар лагере эшләячәк, аларда 500 меңгә якын бала ял итәчәк”, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. Фото:соцсети Радия Хабирова