Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Красный Лучтан табибларыбыз кайтты

Табиб-реаниматолог Вадим Галиәхмәтов реанимация ярдәме күрсәткән һәм реанимация палатасында терапия, хирургия, кардиология, неврология профилендәге авыруларга һәм мина-шартлау җәрәхәте булган хәрбиләргә интенсив терапия үткәргән. Перинаталь үзәктә неонатолог Лина Мөхетдинова эшләгән. Бу вакыт эчендә Красный Лучта 64 бала туган, шуларның дүртесе вакытыннан алда дөньяга килгән, ә 13ендә неонаталь сары чире ачыклана. Ультратавыш диагностикасы табибәсе Гөлсинә Карачурина балаларны тикшергән. Бер ай ярым эчендә ул 1450 ультратавыш тикшеренүе үткәргән. Красный Луч үзәк шәһәр күппрофильле дәваханәсенең травматология бүлегендә травматологлар һәм хирурглар катнашлыгында 57 операция үткәрелгән. Хирурглар, травматологлар, анестезиологлар, реаниматологлар һәм шәфкать туташлары составындагы күчмә бригада 60 ирекле хезмәткәрне дәвалаган. Барлык тикшерелгәннәргә дәвалауны арытаба дәвам итү буенча киңәшләр бирелгән. Ә пневмониягә шик булган пациентка инфузион, антибактериаль һәм чирне җиңеләйтүче терапия үткәрелгән. Фото: Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.