Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Баш ватам

Эшкә баргач та тырышлыгым бушка гына булды: берсе дә ышанмый, хәтта дөресен әйтсәң дә. Менә сиңа мә! Кешеләр дә бик акылланды, аларны алдыйм димә, үзеңне алдап китәләр. Үзем чак-чак алданмый калам. Ярты көн узды, ә мин берсен дә алдый алмыйм! Булдыксызлыгымнан гарьләнеп тә куям. Җиңелчә генә башым авырта башлады. Авыртмаслык та түгел, тырышып-тырышып төрле планнар корам. Тик әлегә уңышсыз. Шул мәлдә яше утызга җитсә дә һаман кияүгә чыкмаган Зөлфия кылт итеп исемә төште. Бәй, мин әйтәм, менә кемне алдарга кирәк! Эчемнән җылы йөгереп үткәндәй булды. Югалган әйберемне тапкандай шатланып, йөгерә-атлый бухгалтериягә ашыктым. Бәхеткә, Зөлфия үзе генә булып чыкты. Кердем, исәнлек-саулык сораштым. Язлы-көзле авырып торган әнисенең дә тазалыгы белән кызыксындым. Үзем сөйләшәм, үзем уйланам.Нәрсә дип алдарга? Һәм шалт: утыз биш яшькә җитеп тә кыз куенының җылысын татымаган Кәрим башыма килеп керде. Зөлфиянең минем белән ихлас күңелдән сөйләшкәнен тойгач, йөрәгенә ныграк керәм. Җаена китереп, тормыш, мәхәббәт, аккошлар пар булса гына яши ала, бәхетле була, дип фәлсәфә сатам. Зөлфиянең мине тыңлап, сүзләрем белән килешеп утыруын күргәч, Кәрим турында сүз башладым. Мин әйтәм: “Кәрим сиңа күптән күз атып йөри, тик әйтергә генә кыймый. “Зөлфия миңа ошый да ул, тормыш юлыбызны бергә очраштырсак, нинди яхшы булыр иде”, — ди. Зөлфиянең төсе үзгәреп китте.— Ул сине ярата, Зөлфия. Ярата. Ярата! Шундый йомшак, гади бу сүзләр, әйтерсең, үземнең сөюемне аңлатам. Йөрәгем дөпелдәп тибә башлады, Зөлфиянең битенә алсулык йөгерде. Бәлки, мин әйтәм, эш яхшы якка китәр. Зөлфия нидер әйтергә авызын ачкан иде, мин тиз генә сүземне дәвам иттем.— Хәзер икегез дә шаяру яшеннән үткәнсез, чынлап уйларга кирәк. Бүген клубта яхшы кино була, бар. Кәрим сине озатып куяр, — дип тә өстәп куйдым.— Алай килешерме соң, оят бит әле... — дип киреләнеп маташкан була.— Юк, Зөлфия, ничек оят булсын, син үз бәхетең өчен көрәшергә тиешсең, — дип әйткәч, риза булып баш какты. Монысы булды! Тик алдауны дәвам итәргә кирәк. Шундый хисләр белән машина паркына таба атладым. Кәрим кичә ремонтка туктыйм, дигән иде. Гаражга барып кергәндә ул “КамАЗ”ының астында нәрсәдер боргалап ята иде.— Сәлам, яшьтәш!— Ә бу синме, нихәл? — дип, машина астыннан кычкырды. Мин килгәнгәме, әллә эше бетепме, Кәрим машина астыннан чыкты да майлы кулын сөртә-сөртә:— Артык зыянлы булмаган, ремонтлап бетердем инде, — диде.Хәл-әхвәл, дөнья хәлләре турында сөйләшеп алдык. Мин сүз кузгатырга уңайлы вакыт эзлим. Кәрим, минем уемны сизгәндәй, сорап куйды:— Бүген клубта яхшы кино була икән. Барырга да берүземә әллә ничек...— Кәрим, син кинога бар инде! Бәлки, тормышыңда бүген зур үзгәреш булыр. Зөлфия синең белән кызыксынып торган иде, — дидем. Кәрим колакларына чаклы кызарды. Башын түбән иде, уңайсызлыктан качарга тырышыпмы, ачкычларын җыя башлады. Ә үзе минем нәрсәдер сөйләнгәнемне көтә.— Кәрим абыйга күптән күз салып йөрим, тәкъдим ясаса, бәлки, риза да булыр идем, ди...— Әллә шул, куып кайтармаса ярый ла. Хәзер оят инде, кызлар артыннан йөрү дә онытылып беткән...— Син, Кәрим, үз бәхетеңә үзең каршы килмә әле. Син бит егет кеше, үз сүзеңне әйтергә тиешсең, — дип, ашыккан кешедәй китеп тә бардым.Соңыннан нәрсә булып бетте соң, дип сорарсыз. Нәрсә булсын? Өченче апрель көнне Зөлфия белән Кәримгә никах укылды. Минем зур “тырышлыгым” белән бер яңа гаилә артты. Мин бик шатмын. Менә әле алдагы елда беренче апрельдә кемнәрне кавыштырып шатландырырга дип баш ватам.Риф Йөзлекбай.