– Пирамидалар иленә Сез эшлекле сәфәр чикләрендә бардыгызмы?– Әйе, шулай тип әйтергә мөмкин. Әллә ни эш кырмасам да, диңгез буенда комда кызынып ятмадым. Евразия халыклары ассамблеясе көннәрендә үткәрелгән халыкара кинофестиваль белән “ЛИффТ” әдәбият фестивалендә катнашырга да, ассамблея Генераль советының киңәйтелгән утырышында утырырга да, Каһирә халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә “Алтын кеше” (Мәскәү, 2021) дигән җыентыгымның исем туен үткәрергә дә, иҗади очрашуларда, “түгәрәк өстәл”ләрдә чыгыш ясарга да, Башкортстандагы әдәбият һәм мәдәният яңалыклары турында сөйләргә дә, хәтта шаян шигырьләр укырга да форсат таптым. – Каһирәдә “Дөнья язучыларының тере антологиясе” дигән видео-китапның презентациясе дә булган икән.– Булды шул. Күренекле шагыйрьләрнең шигырьләре урыс һәм инглиз телләрендә яңгырады. Мин ни, әлбәттә, “Һәнәк”тә дөнья күргән мәсәлләремне укыдым.– Димәк, “Һәнәк”тә басылган әсәрләрнең сыйфаты дөнья дәрәҗәсендә?– Шулай булып чыга.– Сез анда ниндидер “вау” оештыргансыз, дип ишеткән идем. Дөрес хәбәрме бу, әллә гайбәтме?– Дөрес вә әйбәт гайбәт! Илледән артык илнең каләм осталарын берләштергән Бөтендөнья язучылар оешмасы (WOW) төзү турында меморандум кабул ителде. Инициатив төркем составында мин дә аны әзерләүдә катнаштым һәм кул куйдым. – Иренмисез дә инде, Һәнәк абзый. Берничә кәгазьгә култамга куяр өчен меңнәрчә чакрым юл үткәнсез.– Автограф алырга килгәннәрен көтеп ятып булмый бит, шуңа үзем киттем. Баруым яхшы булды, бер уңайдан Гизадагы Хеопс пирамидасына да күтәрелеп карадым, тик башына менеп җитә алмадым. Бигрәк биек икән!– Мисырда укучылар белән очраштыгызмы?–“Россотрудничество” агентлыгының Мисырдагы вәкиллеге оештырган иҗади кичәмдә шундагы халык белән “тере” очрашу булды. “Урыс йорты”ның китапханәсендә чыгыш ясап, “Һәнәк”тә басылган юморескамны укыган идем, бер ханым көлми генә әйтә бит миңа, малай. “Сезнең бу әсәрегезне “Һәнәк”тән укып, көлеп туйган идек инде!” – ди. Менә сиңа кирәк булса, безнеңчә аңлыйлар икән ләбаса! Баксаң, кайчандыр Русиядә туып-үскән, аннары Мисырга күченгән һәм әле шунда эшләүче вә яшәүче кешеләр җыелган икән. Араларында элек безнең басмаларны укыган, хәтта алдырганнары да бар. “Урыс йорты”ның директоры Марат Гатин исә Татарстанда туган зыялы татар туганыбыз булып чыкты. Китапханәнең уку залы иркен һәм матур, китаплары да күп. Мин аларга үзебезнең гәзит-журналларыбызны, башкорт, татар, урыс, инглиз һәм болгар телләрендәге китапларымны бүләк иттем. Ә “Алтын кеше”мне атаклы Александрия китапханәсенә тапшырдым. – Әфарин! Җылы кабул иткәннәрдер мондый шәп бүләкләрне?– Җылы, җылы! Очрашулар, сөйләшүләр һәм башка әдәби-мәдәни чаралар бик җылы мөнәсәбәттә узды.– Әйткәндәй, Каһирәдә көннәр ничек? Җылымы?– Көндез урамда җылы. Төнен бүлмәдә суык. Кунакханәдә җылыткыч мич тә юк. Өшетте, малай, мин сиңа әйтим...– Җылытмадылармыни? Ичмасам, йөз грамм салып...– Кая ул! Гарәп туганнар җылынуның андый ысулын бөтенләй белми. Чын мөселман бит алар. Шайтан суын авызларына якын да китермиләр.– Вәт кызык! Африкага барып, өшеп кайт инде! – Аның каравы, кайту белән җылындым. Уфа аэропортыннан туп-туры “Һәнәк” журналының сугыштан соңгы тәүге мөхәррире, Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең туган авылы Миңештегә алып киттеләр. Бөек сәнәктәш-каләмдәшебезнең 105 еллык юбилеена. Дүртөйлелеләр булдыра – яхшы эшләргә дә, бәйрәм итәргә дә кулларыннан килә. Туган ягыма кайтып, мин дә җылындым, ниһаять.– Шәп! Инде Сезгә, һич картая белмәгән җиңел аяклы Һәнәк абыебызга, кайнар рәхмәтебезне әйтеп, изге теләкләребезне җиткерәсе генә калды.– Хуп мәйле! Сез дә картаймагыз. Ә моның шарты билгеле: картаймыйм дисәң, көлеп яшәргә кирәк! Әйткәндәй, 31 мартта Башкортстан Республикасының Милли музеенда шаян дусларым – эстрада артисты Вәлит Илембәтов һәм рәссам-карикатурачы Камил Бузыкаев белән бергәләп бераз кеше көлдереп алырга исәп бар. Сатира-юморыбызның һич таймас “өч таган”ын тере килешкүрергә теләүчеләр көндезге 12 сәгатькә музейга килсеннәр һәм бушлай рәхәтләнеп көлсеннәр!– Яхшы, Һәнәк абый, очрашканга кадәр!Илгиз ИШБУЛАТОВ әңгәмәләште.