10 апрельдә Уфада мәктәп укучыларының хокук буенча Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабы башлана, анда 287 катнашучы чакырылган. Уфа Фән һәм технологияләр университетының Хокук институты чараны үткәрү мәйданчыгы булачак.Олимпиадада катнашучыларга биремнәрне язма һәм телдән үтәргә туры киләчәк. Язма туры төрле катлаулы дәрәҗәдәге биремнәрне үтәүне үз эченә ала. Катнашучыларга хокук буенча тест биремнәренә бер яисә берничә дөрес җавап сайларга; категорияләрнең туры килүен, эзлеклелеген билгеләргә; хокук буенча кроссворд һәм мәсьәлә чишәргә; тарихи-хокукый актны яисә тарихи документны, әдәби яисә башка әсәрнең текстын (рәсемен), норматив-хокукый һәм башка актларны анализлауга, шулай ук башка язма биремнәрне үтәргә кирәк булачак.Бөтенрусия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабының телдән сөйләм туры - хәзерге хокукның актуаль проблемаларына кагылышлы темага халык алдында чыгыш ясау. Аннары катнашучылар 5 минут эчендә башка катнашучыларның, шулай ук жюри әгъзаларының сорауларына презен