Апрельме, апрель ул –Яз көч туплаган вакыт.Табигатьнең яшәрүенКүкләр хуплаганвакыт. Апрельме, апрель ул –Аю уянган вакыт.Җылы яктан кошларкайтып,Сайрап, куанган вакыт. Апрельме, апрель ул –Умырзаялы мизгел!Мәхәббәт көткәнкүңелләрАпрельдә була сизгер... Апрельме, апрель ул –Ләйсән яңгырлы көннәр!Апрельдә чагындөньяныңЯратмас инде кемнәр?.. Ләйсән Якупова. Фенолог язмалары 1 апрельдә һава торышы нинди булса, октябрьнең беренче көне дә шундый булыр. Йолдызлар күренмәсә, җылы көннәр башлана дигән сүз. 2 апрельдә елгадагы бозлар тиз агым белән китсә, икмәк уңар. Әгәр көн суык булып, кошлар чыркылдашса, җылы җәйгә. 3 апрельдә сулыкларда боз китмәсә, балыкчылар язгы “ау”ны көтмәсен. 4 апрельдә кояш кызарып баеса, яшелчә уңар. Ала каргалар коенса, җылыта. 5 апрельдә аяз төн – иртәнге суыклар билгесе. 6 апрельдә төн җылы булса, яз матур килер. 7 апрельдә көн җилле, бәс яисә томан булса, уңышлы ел килә. 8 апрельдә көн нинди булса, 8 октябрьдә дә шуны көт. 9 апрель көнне көндез әтәч кычкырмаса, 2