Кич җитүгә телевизор каршында утырган хатынның берьюлы башы, ашказаны һәм тагын кайсыдыр җире борчый башлады. Андый вакытта нишләргә икәнен яхшы белгәнгә ул шкафтан тиз генә төрле дарулар белән тулы тартма тартып чыгарды. Бер-бер артлы өч төймәле дару йотып җибәрүгә аның баш сызлавы басылды, ашказаны кисүе онытылды һәм тагын кайсыдыр җире авыртуы бөтенләй юкка чыкты. - Менә күрдеңме, кич белән бүлнис ябык, “скурый” күпме чакырсаң да килми, йә әйт әле, янымда бу тартма булмаса нишләр идем - дип, хатын иренә карап куйды. Гомерендә чирләп караганы булмаганга тегесе ни дияргә дә белмәде. Тагын берничә көн узуга хатынының тамак төбе кытыклый башлады. Ире моны ишетүгә уктай дарулар тартмасын эзләргә атылды. Тик аның хәләл җефете: “Кирәкми, бу очрак өчен миндә үлән төнәтмәсе бар”, - дип, каяндыр алган ярты стакан болганчык эчемлекне йотып җибәрде. Унбиш минуттан аның тамак авыртуы бетте. Икенче юлы кибеттән ашамлыклар күтәреп кайтканда хатынның көтмәгәндә биле кузгалды. Хәләл җефетенең сызл