Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Борынын тешләп өзгән

Ишембай шәһәрендә 33 яшьлек кеше сугышканда танышының борынын тешләгән. Шушы көннәрдә аңа кеше сәламәтлегенә җитди зыян китерү турындагы җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылган. Бу хакта Ишембай районара судының матбугат хезмәте хәбәр итә.Гаепләнүче һәм аның шул вакытта исерек хәлдә булган танышы арасында низаг килеп чыга, ул сугышуга кадәр барып җитә. Шул вакытта гаепләнүче танышын җиргә егып, борын очын тешләп өзә. Борын ярасы рәвешендәге тән җәрәхәте операция үткәрүне таләп итә, дип хәбәр итәләр әлеге инстанциядә.Судта җинаять эше фигуранты үз гаебен танымый. Ул танышының һөҗүменнән саклануын белдерә, чөнки үз тормышы һәм сәламәтлеге өчен курка. Шулай да суд аны гаепле дип тапкан һәм шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм иткән. Шулай ук әхлакый зыянны компенсацияләү хисабына аннан зыян күрүче файдасына 500 мең сум акча түләтәчәкләр.Борын очы кыйммәт тора, хәмерне чамалап, җәмәгать...