Ул Казанга кайткан, инде туган ягы - Башкортстанның Илеш районына юлланырга тиеш."Интертат" хәбәрчесе аннан Артур СВОда вакытта ул ялга кайткач бастыру шарты белән интервью алган булган. Менә шуннан өзек." - Яшәү шартлары ничегрәк, Артур? Ашарга пешереп ашау мөмкинлеге бармы?- Җир астында яшибез инде… Үзебез казыдык, үзебез шунда яшәп ятабыз. Ашау ягы зарланырлык түгел. Бөтенесен дә үзебез пешерәбез. Азык-төлеккә алай кытлык юк. Якташлар гуманитар ярдәм җибәреп тора. Якын-тирәдәге кибетләргә барып кирәк әйберләрне үзебез сатып та алабыз.- Сынмас өчен үзеңне ничек кулга аласың?- Егетләр белән бергәләшеп җиңәбез авырлыкларны. Бер-беребезгә терәк булырга тырышабыз. Менә бу беләзек-талисманым да саклый, авыр вакытларымда ярдәм итә.-Җырлаштырасызмы соң? Анда җырларга шартлар бармы?- Юк шул. Алай да бер чарада җырлау мөмкинлеге булды. Ләкин биредә барысы да җырлаганымны белә. Гитарабыз бар. Мине Пензада вакытта видеога төшергән егет тә безнең расчетта. Ул гитарада шундый шәп уйный, үзе дә җ