Татарстанның атказанган артисты Иркәнең ире Артур Шабакаев махсус хәрби операциядән 15 көнлек ялга кайткан.«Ниһаять, бу көн килеп җитте. Ул кайтты! Мин бу көнне ярты ел тилмереп көттем. Иң зур бәхет менә шул инде. Артурым 15 көнгә яныбызга кайтты», – дип язган Иркә үзенең социаль челтәрендә.«Аллага шөкер, безнеке дә бүген кич кайта», «Ура!», «Мин бик шат сезнең өчен», «Бик күңелле күренеш, бик зур бәхет бу», – дип шатланган аның язылучылары.Шушы көннәрдә Казанда Иркәнең туган көн уңаеннан концертлары була. Ул бу көнгә тамашачыларына сюрприз вәгъдә иткән иде.Якыннарын көтеп тилмергәннәрнең һәрберсен шундый зур шатлык көтеп торсын, кайтучылар башка китми торган көннәр тизрәк җитсен иде.