Республика Премьер-министры Андрей Назаров абхаз коллегалары алдында Башкортстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы һәм хезмәттәшлекнең иң перспективалы юнәлешләре турында чыгыш ясады.Андрей Назаров ассызыклаганча, соңгы дистә еллар дәвамында Русия белән Абхазия арасында ныклы сәүдә мөнәсәбәтләре урнашкан. Башкортстан шулай ук Абхазия Республикасы белән икътисади һәм сәүдә элемтәләрен ныгытуда кызыксына. Хөкүмәт Рәисе шулай ук ике ел рәттән Башкортстанның Русия сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны алып торуын искәртте. Фәнни-технологик үсеш буенча без алдынгы позицияләрдә торабыз. Республика - Русиянең икътисади яктан иң алга киткән төбәкләренең берсе.Премьер-министр шулай ук визит карточкасы булган берничә уникаль товарны билгеләп үтте. Бу - башкорт балы, башкорт казылыгы, үләннәр, бәлзәмнәр, кымыз һәм ат ите деликатеслары. Төбәктә авыл хуҗалыгы продукциясен үзара тәэмин итүне арттыру потенциалы югары. Башкортстаннан Абхазиягә ашлык һәм ярмалар, сөт продукцияс