Шушы көннәрдә спектакльне карарга автор, билгеле драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юныс Сафиуллин үзе дә килде. Тамаша тәмамлангач, ул тамашачыларны премьера белән тәбрикләде һәм спектакльдән бик канәгать калуын әйтте. Аннан соң автор белән режиссер һәм артистларның җылы очрашуы узды.- “Нур” театры бинасын беренчегә күрүем, - дип тәэссоратлары белән уртаклашты Татарстан кунагы. - Шундый камил, уңайлы бинада эшләү тик бәхетле кешеләргә насыйп буладыр. Искиткеч тамаша булды, миңа барлык нәрсә дә ошады, бик яраттым. Артистлар материалны аңлап эшли, - диде ул.Юныс Габдулла улы белән төп герой Әхмәт бераз охшап торалар икән. Автор да, үзе булдырган герое кебек, 30 яшькә кадәр өйләнә алмаган, һәрвакыт эш белән булган. Шуңа бу пьеса язучыга бигрәк тә кадерле, якын.Очрашу барышында артистлар драматургка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, рольләрне чыгарудагы нечкәлекләр хакында сөйләште, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әлеге очрашу хакында "Нур" театры матбугат хезмәте хәбәр итте.Фото: ВКонтакте