Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Оста кулда гәүһәр бар

Игорь Никифоров Илеш районының Югары Юлдаш авылында 1971 елда керәшен татарлары гаиләсендә дөньяга килә. Галина Сергеевна колхозда эшләсә, Владимир Евстафьевич авыл хуҗалыгы инженеры булып хезмәт итә. Игорьның балачагы совет чоры балаларыныкыннан әллә ни аерылмый. Әти-әнисе көне-төне колхоз эшендә булса, гаиләдәге балалар, үзаллылыкны тоеп, мәктәптә тырышып укый, пионер, комсомол тормышында актив катнаша. – Безнең мәктәп еллары бик кызыклы үтте. Укырга да, җәмәгать эшләрендә катнашырга да өлгерә идем. Ул елларда “Тимур һәм аның командасы” оешмасы белән ялгыз яшәүче һәм өлкән яшьтәгеләргә ярдәмләшсәк, язын-көзен колхозчыларга төрле эшләрдә булыштык. Укучыларның кул эшләре белән ярминкә-күргәзмәләр дә оештырылды. Гадәттә, анда җыелган акча “Тынычлык фонды”на күчерелә иде. 4нче сыйныфта укыганда шундый ярминкәләрнең берсенә мин агач сын ясадым. Ул йөгереп баручы куян иде. Менә шул беренче эшем әле дә күз алдымда. Тагын мин сурәт, агач тактага яндырып рәсем ясарга, фотога төшерергә яраттым. Балачакта, менә шушы шөгыльләр белән мавыкканга күрә, скульптор буласы килү хыялы белән яндым. Ә инде бераз үскәч, әтием кебек инженер булу теләге туды, – дип хатирәләре белән уртаклаша Игорь Владимирович. Тик Игорь Никифоров урта мәктәп тәмамлаган елда бөтенләй башка юнәлешне сайлап, югары уку йортына документларын тапшыра. Физика дәресен бик тә яратканга күрә, ул Башкорт дәүләт педагогия институтының “Физика һәм математика” факультетына укырга керә. Югары уку йортын уңышлы тәмамлагач, ул туган авылына укытучы булып кайта һәм җиң сызганып эшли башлый. Бер елдан соң яшь, тырыш, сәләтле Игорьга мәктәп директоры вазыйфасын ышанып тапшыралар. Ә инде янә дүрт елдан аны Ябалак авыл Советы хакимияте башлыгы итеп тәгаенлиләр. Авыл биләмәсенә караучы дүрт авылның да кешеләре белән тыгыз элемтәдә булып, һәркайсының ничек яшәвен үз күзләре белән күреп-белеп, аларның тормыш-көнкүрешен җиңеләйтүгә өлешен кертеп эшли һәм яши Игорь Владимирович. Бу җаваплы вазыйфада 14 ел хезмәт куйгач, аны тагын да җаваплырагына, тынгысызрагына күчерәләр – 2013 елдан бүгенгә кадәр ул – район Советы секретаре. Моннан тыш, Игорь Владимирович яраткан шөгыленә дә вакыт таба. Ул көнкүреш җиһазларының металл запас частьләреннән, ашханә кирәк-яракларыннан, көнкүреш эшләнмәләреннән һәм агач ботакларыннан гадәти булмаган скульптуралар ясый. Бер скульптурага дистәләгән кечкенә детальне – төрле гайка, болт, йозак, тимер кисәкләрен эретеп ябыштырып, җентекләп кушып, чын иҗат җимеше тудыручы ул. Аның кул эшләре арасында агач скульптураларны да күрергә мөмкин. Игорь Никифоровның үзенчәлекле скульптураларыннан торган күргәзмә Илеш район халкына күрсәтелә. Дүртөйледә узганында Башкортстанның Милли музее хезмәткәрләре дә моны күрә һәм зур кызыксыну белдерә. Шулай итеп, оста башкалага чакыру ала. Уфадагы “Башка караш” күргәзмәсенә 56 эше куелган. Алар арасында рәссамның соңгы дистә ел эчендә эшләнгән самолет, вертолет, трактор, мотоцикл, танк, паровоз һәм башка техника төрләре, шулай ук төрле әдәбият геройлары скульптуралары, ком-позицияләр бар. Автор әйтүенчә, милли колоритлы, вак детальләр кулланып эшләнгән “Сабантуй” композициясе Башкортстанның Милли музеена чакыру алгач махсус эшләнгән. Күргәзмәне караганда кул эшләрен ясауда кулланылган әйберләрне күреп, берчә гаҗәпләнсәм, берчә авторның фантазиясенә соклану катыш шаккаттым. Монда сөт сепараторының детальләрен, төрле болт, гайка, бал калагы, ачкыч һәм йозакка кадәр бар иде. Рәссам соңгыларын ат, дөя, кәҗә, әтәч фигураларын ясауда да кулланган. – Әтием оста куллы кеше иде. Аның үзе уйлап тапкан һәм патентка ия берничә эше дә бар. Ул берникадәр вакыт колхозның амбарында эшләде. Шундагы келәтләр йозагы ватылса, ул аларны өйгә алып кайтып төзәтте. Әлбәттә, араларында инде эшкә ярамаганнары да була иде. Менә шуларны ул җыеп барган. Ә инде скульптуралар ясый башлагач, аларга икенче сулыш өрдем, дип әйтсәм дә буладыр. Гомумән, мин металлолом тапшыру пунктларында атна саен булырга тырышам. Тагын автомобиль запас частьләре сатылган кибетләрдә еш булам. Сынны эшли башлагач, ниндидер детальне махсус эзләгәнем дә бар. Кул эшләремнең үзенчәлекләренең берсе – алар динамикада. Мәсәлән, транспорт төренең руле бар икән – ул борыла, тәгәрмәчләр – тәгәри, пропеллерлары әйләнә. Яраткан шөгылемә көн дә вакыт бүләргә тырышам. Остаханәмә чыгып, нәрсәдер булса эшләп кермәсәм, күңелем тыныч түгел. Иҗади процесс вакытында барлык арулар, борчылулар юкка чыгып, тынычланасың. Эшләгән эшеңнең матур нәтиҗәсен күрү – зур бәхет. Ул күңелгә ләззәт бирә, кәефне күтәрә. Гаиләбез белән Яркәйгә күченгәч, көн дә диярлек 40 чакрым араны үтеп, туган авылыма кайтып йөрдем. Ни дисәң дә, авылда яшәгәндә эштән соң хуҗалык эшләре белән мәшгульсең, ә фатирда диванда, телевизор карап яту – минем өчен түгел. Инде шәхси йортыбызны булдыргач, остаханәмдә вакытның узганын сизмим дә. Әтием, “Атасыннан күргән – ук юнган” дигән мәкальне күз уңында тотып, нинди генә эш башкарса да, минем белән бергә эш итә, өйрәтә, күрсәтә, аңлата иде. Фотоаппарат сатып алгач, икәү төннәр буе фото ясау белән шөгыльләндек. Эретеп ябыштыру осталыгына, нечкәлекләренә дә ул өйрәтте. Бүген кулымнан нинди дә булса эш килә икән, моның барысы өчен дә мин әтиемә рәхмәтле, – ди Игорь Владимирович. Игорь Никифоров хатыны Әлфидә белән матур гаилә корып, өч балага гомер биреп, аларны үз үрнәкләрендә тырыш, уңган итеп тәрбиялиләр. Алена белән Артем, инде әти-әнисе канаты астыннан чыгып, белем алып, үз һөнәрләре буенча эшлиләр. Төпчекләре Илья сигезенче сыйныфта укый. Әлфидә Фазылҗан кызы – балалар бакчасында тәрбияче. “Чиләгенә күрә капкачы” дигәндәй, бу гаиләдә ир белән хатын икесе дә кул эшләре белән шөгыльләнә. Әлфидә Никифорова курчаклар тегә, элек кулланышта булган материаллардан төрле паннолар ясый. Балалар бакчасында узган һәр чарага диярлек ул үзе костюмнар дә тегә. Йорт хуҗасының кем икәнлеге аның капка төбеннән күренә, диләр. Никифоровларның йорт янын Игорь Владимирович үзе ясаган берничә сын бизи. Монда чаган, юкә агачлары арасында башын горур тоткан болан арба тартып китеп барса, иңенә көрәк салган аю кул арбасын этә. Көянтәсенә чиләкләр аскан кыз, велосипед янындагы егет скульптуралары яныннан да битараф узып булмый. Алар, үзенчәлеге, матурлыгы, зәвыклыгы белән тирә- якка ямь биреп торудан тыш, монда уңган һәм оста куллы, иҗади карашлы хуҗалар яшәвен дә әйтеп тора. Әйткәндәй, иртә яздан арбаларда, чиләкләрдә, велосипед артындагы савытта да аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Менә шулай эшләгән эшеннән ямь һәм тәм табып, аларны башкалар белән дә уртаклашып яши һәм эшли Игорь Владимирович. – Балачакта скульптор, инженер булырга хыялланганымны әйтеп узган идем. Ә бит үз хыялларымны нәкъ шушы яраткан шөгылем аша чынга ашырганмын! Хыяллар тормышка ашсын өчен күңелеңне тыңлый белергә, тырыш булырга, башкарган эшеңне яратырга гына кирәк, – ди кабатланмас иҗат җимешләре тудырган Игорь Никифоров. Зөһрә ИСЛАМОВА.