Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Талантлы балаларга юллар ачык

30 мартта Краснодар краенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров талантлы балаларга ярдәм итү һәм аларны үстерү буенча махсуслашкан “Сириус” белем бирү үзәгендә булды.Үзәк 2015 елда Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән төзелгән. Җиде ел эшләү дәверендә “Сириус”ның әзерлек программаларында 60 меңнән артык укучы һәм 8 мең педагог катнаша, шул исәптән Башкортстаннан да. 2020 елдан мәгариф үзәге профильле кластерның нигезе булып тора, аның тирәсендә 2014 елда Сочи Кышкы олимпиадасы объектларында урнашкан “Сириус” — заманча шәһәр федераль территориясе үсеш ала. Башкортстанда “Сириус” мәгариф үзәге моделе буенча 2019 елда “Аврора” талантлы балаларга ярдәм итү төбәк үзәге булдырылды. Анда елына 600 кеше белем ала.Башкортстан Башлыгы “Сириус” фән һәм сәнгать паркын карады, лаборатория комплексы инфраструктурасы, иҗади остаханәләр, коворкинг-зоналар һәм уку аудиторияләре белән танышты. Төбәк җитәкчесе шулай ук IT-үзәк һәм генетика үзәгендә булды. Аларның белгечләре гамәлгә ашырыла торган пилот проектлары турында сөйләде. Радий Хәбиров мәгариф үзәге кампусын да карады. "Сириус университеты” инфраструктураны үстерү төркеме җитәкчесе Владимир Слюсарев ай саен мәгариф үзәгенә Русиянең барлык төбәкләреннән 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге 800 бала килүе турында сөйләде. Укуны әйдәп баручы педагоглар, сәнгать эшлеклеләре һәм спорт тренерлары үткәрә. Белем бирү программалары 24 көнгә исәпләнгән һәм белгечлек буенча дәресләр, осталык дәресләре, сәламәтләндерү процедуралары һәм үсеш бирүче ял итүне үз эченә ала. Башкортстан Башлыгы «Сириус»ның эш тәҗрибәсе республиканың яңа фәнни-белем бирү киңлекләрен, шул исәптән югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусын һәм математика лицей-интернатын булдыру өчен файдалы дип билгеләп үтте. Мәсәлән, 2021 елның июлендә төбәк җитәкчесе Гомумрусия халык фронты рәисе, “Сириус” мәгариф үзәге җитәкчесе, Русия Президенты каршындагы Фән һәм мәгариф буенча совет президиумы әгъзасы Елена Шмелева белән очрашты. Очрашу нәтиҗәләре буенча ул дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең Күзәтү советына керәчәк дигән килешүгә ирешелде.Фото: glavarb.ru