Ишембай шәһәреннән беренче сыйныф укучысы Милана Хаҗиева урыс шашкасы буенча Русия беренчелегендә җиңүче булды. 9 яшькә кадәрге кызлар арасында тиз программада ул икенче урынга чыкты.Ярышлар Самарада 17-23 мартта узды. Аларда 35 төбәктән 600дән артык спортчы катнашты. 14 яшькә кадәрге балалар классик, тиз (рапид) һәм аеруча тиз (блиц) программаларында ярышты. Талантлы кыз тәүге мәлдә шәһәрнең балалар бакчалары арасында шашка ярышларында осталыгын күрсәтә. Шул вакыттан бирле Милана Ишембай шашка мәктәбендә актив шөгыльләнә. Аны республикада танылган шашка остасы Янис Сафин өйрәтә. Зирәк кызга киләчәктә дә җиңүләр телибез! Фото: социаль челтәрләрдән.