Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Түрдән узды Нәүруз бәйрәме!

Ул – халкыбызның борынгыдан килгән, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырыла торган күркәм йоласы. “Нәүруз” фарсы телендә “яңа көн” дигәнне аңлата.Бәйрәмне “Өмет” түгәрәге җитәкчесе Лениза Гайнетдинова, музыка укытучысы Чулпан Бариева, һәм 2 “Б” сыйныфы җитәкчесе буларак, мин оештырдык. Чара бик күңелле һәм кызыклы үтте.2 “Б” һәм 6 “Б” сыйныфы укучылары оста итеп уйнап, җырлап, биеп, чарада актив катнаштылар, ә вокал түгәрәгенә йөрүче балалар шаян җырлары белән бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде.Менә шундый матур йолаларыбыз онытылмасын, балалар алар турында белеп-күреп үссеннәр иде.Дания БИКБУЛАТОВА, 2 “Б” сыйныфы җитәкчесе. Автор фотосы.