Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Инвестиция проектының яңа статусы танылды

Проектка әлеге статус бирү турында карар «Инвестчас»ның чираттагы утырышында яңгырады. Инициатива Сибай калдыклар саклагычын рекультивацияләүне, бозылган җирләрнең уңдырышлылыгын һәм биологик продуктивлыгын, әйләнә-тирә мохит шартларын тергезүне, шулай ук техноген минераль чималны эшкәртүнең иң уңайлы технологиясен сынауны күздә тота.- Проектны гамәлгә ашыруга якынча 1,6 млрд сум юнәлтеләчәк, 87 яңа эш урыны булдырылачак. Инвестор калдыклардан файдалы компонентлар алу, шулай ук карьерларны рекультивацияләү өчен продукт җитештерү һәм транспортлау комплексын төзергә ниятли. Бу тау-баектыру производствосы калдыкларын саклау өчен шактый мәйданнар бүлеп бирмичә әйләнә-тирә мохитнең пычрануын киметергә мөмкинлек бирәчәк, - диде Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.Исегезгә төшерәбез, элек проект Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелгән иде, бу аңа "күләмле" статусы алырга мөмкинлек бирде.Күләмле дип танылу өчен проект берничә таләпкә туры килергә: төбәкнең өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелергә һәм ким дигәндә 25 эш урыны булдырырга тиеш. Моннан тыш, проект инициаторы аның бәясенең ким дигәндә 50% күләмендә финанслау мөмкинлеген расларга тиеш.