Документ «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Республикасы «Минем бизнес» үзәгендә эшкуарларга күрсәтелә торган консультация һәм белем бирү хезмәтләре исемлеген киңәйтүне күздә тота.- Дүрт яклы килешүгә кул кую төбәктә бизнес үсешендә мөһим этап булып тора һәм эшкуарлык берләшмәсе позицияләрен ныгытырга, шулай ук яңа проектлар һәм башлангычлар үсеше өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип аңлатма бирде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.Республика Эшкуарлык агентлыгының һәм төбәкнең бизнес-берләшмәләренең үзара хезмәттәшлеге мәгълүматны оператив алмашу, уртак чаралар – укыту программалары, семинарлар, эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча консультацияләр оештыру һәм үткәрү юлы белән төзеләчәк.Эшкуарлык агентлыгы директоры Вадим Үтәшев хәбәр иткәнчә, төбәк бизнес-берләшмәләре составында муниципалитетларда бизнес белән хезмәттәшлек итү буенча эш алып ба