Башкортстанда махсус икътисади зона территориясен киңәйтү планлаштырыла. Шулай ук былтыр ашлык эшкәртү өчен җиһазлар җитештерү заводы төзелә башлады. Бу эш Уфа индустриаль паркы мәйданчыгында "Амкодор" белорус компаниясе белән берлектә алып барыла. Аны июньдә сафка кертү планлаштырыла. Ул Русия һәм Белоруссия төбәкләренең юбилей форумына багышланачак. Андрей Назаров, шулай ук, офсет контракты шартларында «Амкодор» компаниясенең коммуналь техника җитештерү буенча 2нче заводы төзеләчәген хәбәр итте.Парламент утырышында Премьер-министр, тулаем алганда, төбәк алдында инвестицион климат торышы буенча рейтингта лидер төбәкләр өчлегенә керү бурычы тора, дип искәртте. Республикага инвестиция кертемнәренең еллык күләмен 650 миллиард сумга җиткерү планлаштырыла.Республиканың преференциаль зоналарына ихтыяҗ зур булуы турында аның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов җентекләбрәк сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, инвесторлар әлеге инструмент белән бик кызыксына. Былтыр төбәктә 14,5 миллиард сумлык проектлар белән 29 резидент теркәлгән һәм 2,8 меңгә якын яңа эш урыны булдырылган.- Безнең резидентлар республика икътисадына 7,6 миллиард сумнан артык инвестиция кертте һәм 5 меңнән артык эш урыны булдырды инде. Быел тагын 17 инвесторны җәлеп итәргә планлаштырабыз. Ел башыннан резидентлар реестрына 5 компания кертелде, - дип билгеләп үтте Рөстәм Моратов.Фото: pravitelstvorb.ru
Инвестицияләрне елына 650 миллиард сумга җиткерү планлаштырыла
7 апреля 20237 апр 2023
1 мин