“Әллүки”челәр Алексеевка урта мәктәбе укучылары белән еш очрашып тора. Шундый очрашуларның берсе башлангыч сыйныф укучылары белән “Күңелле балачак” дигән осталык дәресенә багышланды. Кызлар һәм малайлар журналист апалары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Резеда Хәмитова, Резеда Яхутова җитәкчелегендә журналда үрнәге бирелгән китапчыкны үз куллары белән ясады.Башкортстан шагыйрьләренең кызыклы шигырьләре тупланган китапчык бик матур килеп чыкты. Шунысы сөенечле: бу китапчыктан балалар туган телдә шигырьләр укып, ятлап укытучыларын, әти-әниләрен сөендерәчәк. Әлеге белем учагында туган телләр укытуга зур игътибар бирелә. Мөгаен, шуңа да, мәктәптә татар телен өйрәнүче укучылар саны да елдан-ел арта. Укытучылары Резеда Ризалүн кызы һәм Резеда Морат кызы җитәкчелегендә алар “Туган тел атналыгы”, “Шәҗәрә бәйрәме”, концертлар, бәйгеләр, флешмоблар оештырып кына тора. – Безнең мәктәптә барлыгы 988 бала белем ала, шуларның 416сы татар милләтеннән. 136 бала татар телен туган тел буларак өйр