Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

“Бер-беребезне ишетергә өйрәнергә вакыт”

Табигатьтә һәр җан иясе парлап яшәргә тиеш, диләр. Кешелек дөньясында гына түгел, һәр тереклек үзеннән алмашка сәламәт буын калдырырга тиеш. Шул вакытта гына бу төр юкка чыкмаячак. Әмма шунысы кызганыч: технологияләр артыннан куып, тормышны җиңеләйтергә тырышып, без, кешеләр, бу җиргә ни өчен килгәнебезне онытабыз бугай. Юкса, гаиләләр таркалуы ел саен шундый зур тизлек белән артмас иде. Бүген инде белгечләр дә һәр икенче гаиләнең таркалуын яшерми. Бала тудырыр яшьтәге никадәр кеше ялгыз! Никадәр ятим бала! Бүген гаиләләрнең таркалуына нәрсә сәбәпче? Гаилә тормышы белән яшәгәндә нәрсәләргә игътибар итәргә? Шушы һәм башка сораулар белән без Уфаның “Лалә-Тюльпан” мәчетендә эшләүче яшь дин әһеле Радмир хәзрәткә мөрәҗәгать иттек.— Радмир хәзрәт, Ислам дине никах һәм гаилә темасын һәрвакыт үзәккә куя. Безгә кечкенәдән хатын-кызның һәм ир-егетнең гаиләдә нинди роль уйнавын берникадәр аңлаталар. Әмма бүгенге тормыш хәдисләр язылган вакыттан бик нык аерыла...— Әйе, кешелек дөньясы үзгәрә, үсешә. Кешенең аңы да хәзер бөтенләй башка төрле. Мәсәлән, әле кесә телефоннары килеп чыкканны гына искә алыйк. Без аларга чак өйрәндек. Ә бүген кечкенә балалар да аның белән җиңел файдалана ала. Без технологик яктан бик нык алга киттек. Ә менә кешелек сыйфатлары, балаларга дин кушуы буенча тәрбия бирү, киресенчә, кими. Гаиләләрнең таркалуын да шуннан күрәм.— Яшерен түгел, бүген “гражданский брак” белән, ягъни никахсыз яшәүче парлар күп. Мондый парлар мөселманнар арасында да бар. Ислам дине мондый мөнәсәбәт­ләргә каршы. Ә яшьләрнең шулка­дәр күпләп аерылышуын күргәч, бәлки, чыннан да, тәүдә бер-берең­не сынап карарга кирәктер, дип уйлыйсың...— Никахсыз яши башлау баштан ук яшьләрнең бер-берсенә ышанмавын күрсәтә. Юкса, ни өчен бер-береңне сынап карарга кирәк? Бу егетнең генә түгел, кызның да парына ышанмавын билгели. Шулай булгач, ни өчен бергә яшәргә? Егет белән кыз никахка гына түгел, ә бер-берсенә бик нык ышанырга тиеш. Никахсыз яшәгән парлар бер-берсен хөрмәт итми. Ә хөрмәт – гаиләнең нигезе. Беренче көннән үк яраткан кешең яшәп карау тәкъдиме белән сине шулай түбәнсетә икән, аның белән яши башлау кирәкме? Бүгенге яшьләр гаилә коруның никадәр җитди адым булуын аңламый. Әле матур итеп никахлар укытып, бер-берсен яраткан, хөрмәт иткән парлар таркала. Чөнки гаилә булып яшәү бик зур сабырлык, тырышлык таләп итә.— Студент чакларда, никах укытып, тулай торакта бергә яшәгән парлар бар иде. Укып бетергәч, алар аерылышты. Мөселман кешесенә аерылышу өчен нәрсә эшләргә ки­рәк?— Мондый сораулар белән мәчеткә килүчеләр дә күп. Аерылышу өчен өч тапкыр “талак” дип әйтү дә җитә. Әмма бу сүзне мотлак ир әйтергә тиеш. Шушы кыска гына сүзнең никадәр зур мәгънәгә ия булуын һәм никадәр кө­телмәгән нәтиҗәләргә китерүен онытмаска кирәк. Шуңа да аны әйтер алдыннан ир-егет бик нык уйларга тиеш. Бу сүзләрне нәрсәгәдер ачулы яисә эмоцияләргә бик нык бирелгән чакта әйтмәскә кирәк. Аны уйлап, аерылы­шуның нәрсәгә китерәчәген күзаллап кына әйтергә мөмкин.— Халыкта “никах яңарту” дигән төшенчә бар. Кайбер парлар, бераз бергә яшәп, аерылыша. Аннары тагын кавыша. Шул вакытта яңадан никах укытулары турында әйтә. Бу дөресме?— Чыннан да, мондый хәлләр еш очрый. Ләкин аның дөресме икәнлеге турында төгәл генә әйтүче юк. Шуңа да “талак” сүзе әйтелмәгән икән, бу никахның беркайчан да таркалмавын күзалларга мөмкин.— Коръәндә гаилә темасына игътибар зур. Әмма Изге китап мең еллар элек язылган. Бүген тормыш бөтенләй башка төрле. Ул вакытта гаиләдә хатын-кыз эшләмәгән, ир-егетнең дә анда тоткан роле бөтен­ләй башка булган...— Мөселманнарның изге китабы вакыт агышына бәйле түгел. Мәсәлән, анда төгәл генә аракы эчмәскә дигән сүзләр юк. Шул ук вакытта, сәламәтлек­кә зыян китерүче матдәләр кулланмаска икәнлеге язылган. Монда без алкогольле эчемлекләр, наркотиклар, төрле тәмәкеләрне дә кертәбез. Шуны ук гаилә тормышына да карата әйтергә мөмкин. Яшерен түгел, бүген безнең һәркайсыбызның кулында Интернетка тоташтырылган кесә телефоны. Ислам гаиләдәге хыянәтне бик нык тәнкыйть­ли. Безгә бүген чит ир-егетләр, хатын-кызлар белән аралашу авырлыклар тудырмый. Әмма Коръәндә ирне, хатынны хөрмәт итәргә кирәклеге турында язылган. Шулай булгач, без мон­дый аралашуларны да чикләргә тиеш.— Гаиләне ир-егет тәэмин итәргә тиеш. Ә бүген бик күп хатын-кыз да эшләргә мәҗбүр. Монысына ни диярсез?— Мөселман хатын-кызы эшләргә тиеш түгел, дигән сүз юк. Әгәр дә аның теләге бар икән, эшли ала. Яшерен түгел, бүген безнең күпләребез ипотека, кредитлар алып яши. Бу очракта, чыннан да, гаилә башлыгының гына эшләве җитмәскә мөмкин. Әмма бу очракта гаиләдәге башка бурычлар да бүленергә тиеш булуын онытмасак иде. Ислам дине хатын-кызга хөрмәт күрсәтү яклы. Эштән кайткан хатын-кызга барлык өй эшләрен дә өю аңа хөрмәт булуын бер дә күрсәтми. Әгәр дә хатын-кыз балаларга өй эшләрен башкарырга ярдәм итсә, хатын-кыз эше булып саналучы ашарга әзерләүне ир-егет үз өстенә алсын. Шул ук балага өй эшләренә ярдәм итүне дә бүлеп була. Әнисе әдәбияттан ярдәм итсә, әтисе математика фәненнән үз өлешен кертсен.— Балалар гаиләдә тәрбиялә­нергә тиеш. Әмма бүген аларның тор­мышына Интернет та зур йогын­ты ясый. Ә анда, кызганычка каршы, һәрвакыт яхшылыкка гына өйрәт­миләр.— Телефон, төрле мессенжерларны начарлык итеп кенә кабул итү дөрес түгел. Аларны бит төрле максатта кулланырга мөмкин. Мәсәлән, телефон аша авыру кешенең хәлен белү, аңа хәбәрләр язу — зур савап. Интернет аша догалар ятларга мөмкин һәм башкалар. Миңа калса, балада ныклы характер тәрбияләү мөһим. Ул үзен нәрсәдәндер тыелырга тиеш булуын аңласын. Шул ук кирәкмәгән видеороликлар телефонына килеп керсә дә, аны ачып караудан тыела белергә тиеш ул. Сүз юк, бүген балаларны тәрбияләү бик нык үзгәрде. Без үскән чакта, мәсәлән, әтиләр чыбык белән куркытып та ала иде. Һәм бу алым безгә бик нык тәэсир итә иде. Шул рәвешле әтигә карата хөрмәт тә, аннан берникадәр курку да барлыкка килә иде. Шуңа әтинең сүзе дә бик тиз үтә иде. Ә бүген балаларга каршы эндәшергә дә ярамый бит. Урысларның “метод пряника и кнута” диюе дөрес инде ул. Хәзерге балаларны акча белән дә кызыксындырып булмый, чөнки аларның үз кесә акчасы бар. Ә берничә дистә ел элек кенә әле без туңдырма алу өчен дә шешә җыеп тапшыра идек. Шуңа да без акчаны кадерли беләбездер. Һәрбер балада велосипед та юк иде. Ә бүген үзебездә булмаганны балаларга алып бирәбез. Ягъни балаларыбыз шундый матди кыйммәтләр белән чорналган. Әйе, бу хәлне инде без генә туктата алмабыз кебек. Ә менә тәрбия бирү, барыбер, ата-ана иңнәренә саланган. Шуңа да бүгенге гаиләләр бер-берсенә аеруча игътибарлы булырга тиеш, дип саныйм.— Өйләнергә яисә кияүгә чыгарга җыенучы яшь парларга нинди ки-ңәш­ләр бирер идегез?— Безгә никах укытырга сорап килүче­ләр бик күп. Катнаш никах белән яшәү­челәр дә бар. Шул вакытта аларның әти-әнисе “Без балаларга кысылмыйбыз. Үзләре шулай хәл иткәч, гаилә булып яшәсеннәр”, ди. Бу дөрес түгел. Ничек инде балаңның язмышына битараф булып була? Бу синең ата-ана бурычын үтәмәвеңне дә күрсәтә бит. Шул ук вакытта, тиздән алар бә­биләр алып кайтыр. Синең нәселеңне дәвам иттерүчеләр була алар. Катнаш никахлар булмасын, дигән сүз юк. Әмма катнаш никахта яшәүчеләрнең гаилә тормышы берникадәр катлаулы булуын истән чыгармыйк.Мөхәммәт пәйгамбәрнең безгә әй­теп калдырган сүзләре бар: “Әгәр дә өйләнергә уйласагыз, булачак хатыны­гызның дүрт үзенчәлегенә игътибар итегез: матурлыгы, байлыгы, билгеле нәселдән һәм дини кеше булуы. Әгәр дә боларның барысы да бу кызда юк икән, соңгы шартка игътибар итегез. Чөнки матурлык бервакыт югала, байлык һәм билгеле әти-әни кызы булу тиз арада юкка чыгарга мөмкин, ә менә мөселманнарга гына хас булган үзенчәлекле иманлы хатын һәрвакыт яхшы тормыш юлдашы булачак”.— Мөселманнар өчен иң изге ай — Рамазан ае башланды. Бу җәһәт­тән теләкләрегез нинди?— Рамазан ае ризыклардан гына баш тарту түгел. Без барлык начарлыктан читтә торырга тиеш. Кеше сөйләмәскә, начарлык турында уйламаска һәм башкалар. Шуңа да бу айны “сабырлык ае” дип тә әйтәләр. Адәм баласы гомер буе нәрсәгәдер өйрәнә. Рамазан ае кешене чыдам, сабыр булырга өйрәтә. Бүгенге гаиләләргә нәкъ шушы сыйфатлар җитми. Ирләребез, хатыннарыбызга сабыр булсак, килгән авырлыкларны уртага салып хәл итсәк, күпме гаиләне саклап калып булыр иде. Һәр мөселманның ураза тотарга тиешлеген әйтеп тә торасы килми, әмма бер-беребезгә игътибарлырак булсак идек. Гаиләдә ир белән хатын күбрәк аралашсын, һәр проблеманы хәл итәргә өйрәнсен иде.Гөлия Гәрәева әңгәмәләште.