1 апрельдән Башкортстанда армиягә язгы чакырылыш башлана. Аның вакыты үзгәрешсез кала. Һәр ел саен Башкортстанда хәрби хезмәткә чакырылучыларны ике тапкыр – яз һәм көз айларында алалар. Шул ук вакытта чакырылыш чоры, гадәттә, үзгәрми: язын 1 апрельдән 15 июльгә кадәр, көз – октябрьдән 31 декабрьгә кадәр.Узган елда көзен чакырылыш вакыты өлешчә мобилизация чаралары уздыру сәбәпле күчерелде. Быел армиягә язгы чакырылыш вакыты үзгәртелми.Күпме кеше чакырылачак?Русиядә ел саен армиягә якынча бер үк санда яшь солдатларны хәрби хезмәткә җыялар. Хәрби хезмәткә алынучылар планы һәр төбәккә аерым җиткерелә, әмма язгы һәм көзге чакырылышларда төгәл солдатлар саны Президент указы белән билгеләнә. Бу документ, гадәттә, апрель ахырында барлыкка килә.Узган елгы язгы чакырылыш чорында Башкортстаннан 6 меңнән артык кеше хәрби хезмәткә алынды, ә көзен армия сафларына 4 мең кеше китте.Быел армиягә ничә яшьтәналачаклар?Русиядә, гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә, армиягә егетләр 18 яшьтән чакырыла ала.