Авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда музыка яңгырый, халык җыела. Монда ризыктан сыгылып торучы бай өстәлләр әзерләнгән, янәшәдә самавырлар кайный, җитез хуҗалар учакта тәмле пылау әзерли. Авыл мәдәният йортында алкогольнең зарары турында стендлар, шулай ук урындагы осталарның эшләнмәләре күргәзмәсе урнаштырылган. Авыл бәйрәме инде бөтен кеше яратып өлгергән “Әбдрәшит” җыры белән башланды, аны Рим Батталов, Ринат Байназаров һәм Ләйсән Сәхипгәрәева башкардылар. Җырның авторлары – Әлшәй телевидениесе директоры Илфак Фаризов һәм якташыбыз Рөстәм Гыйззәтуллин. Чараның тантаналы өлешен Әбдрәшит авылы хакимияте башлыгы Зилә Асфина ачты. Бәйрәмгә хөрмәтле кунаклар да килгән иде, алар – район Советы секретаре Шамил Сәлимов, район Башкортлар корылтае башкарма комитеты рәисе, мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Әкимбәтов, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты әгъзасы, “Мең ыруы” иҗтимагый оешмасы советы рәисе Әхнәф Тимербулатов. – Әбдрәшит авылы халкы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эшенә актив кушылды, – диде үзенең чыгышында район Советы секретаре Шамил Сәлимов. – Моның нәтиҗәләрен күреп торабыз, әмма төп максатка ирешү җиңел түгел. Кеше аңын тиз генә үзгәртеп булмый, моның өчен вакыт кирәк. Әбдрәшит авылының бердәм командасы муниципаль этапта җиңеп чыкты һәм районны республика бәйгесендә тәкъдим итә. Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты әгъзасы Әхнәф Тимербулатов, авылның тышкы кыяфәтеннән үк биредә тырыш һәм хәмерне өнәмәүче кешеләр яшәве күренә, диде. Аларның исерткеч эчемлексез яшәргә омтылуы хуплауга лаек. Чыгышының ахырында Әхнәф Дәүләтьяр улы Әнвәр Әсфәндияровның “Башкортстан авыллары тарихы” китабын авыл мәктәбенә тапшырды. Бәйрәмнең программасы бай иде. Спорт мәйданчыкларында халык уеннары да, традицион ярышлар да оештырылды. Аларны Раевканың балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренерлары уздырды. Авыл мәктәбе биләмәсендә биатлон буенча ярышлар узды. Мәктәп укучылары чаңгыда йөгерүдә һәм винтовкадан атуда ярышты. Хоккей буенча мавыктыргыч бәйге үтте, анда авыл халкы милли киемнәрдә катнашты. Кыскасы, мәйдан уеннардан гөрләп торды. Районның иң атаклы укчысы Миргасыйм Әкимбәтов уздырган уктан ату буенча осталык дәресе авыл халкы һәм кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты. Уеннар һәм ярышлар тәмамлангач та мәйданчыктан халык таралмады, биредә зур концерт узды. Анда район Мәдәният сарае артистлары чыгыш ясады. Үзешчән сәнгать осталары Зәмфирә Ситдыйкова, Наилә Шәрипова, Алик Габделманов башкаруында җырлар яңгырады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Әбдрәшиттәге “Аек авыл” фестивале милли рухта үтте. Шулай булырга тиеш тә. Яшьләргә туган авыллары ныгысын һәм чәчәк атсын өчен яшәргә кирәк бит. Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.