"Шәһри Казан" хәбәрчесенә ул түбәндәгеләрне сөйләгән. "— Данил улыбызга 2 яшь иде. Бала бит, нишләтәсең, кирәксә дә, кирәкмәсә дә елый, көйсезләнә. Аяз улым елак түгел иде дә, һәр бала үз холкы белән туа. Елый дип, баланы кыйнап та, әрләп тә булмый, юатасың, назлыйсың — һәр әти-әнигә таныш хәл. Көннәрдән бер көнне ишек шакыйлар. Барып ачтым. Өстәге күршебез. Ишек төбенә үк кереп басты бу. Әле түргә үтәсе! Аркылы торам. “Сезнең балагыз елак. Минем тынычлыгымны боза, йокларга комачалый”, - ди. “Балабыз кечкенә шул, еламыйча гына үсмәсләр инде, берүк гафу итегез. Нишләтим, юри кыйнап елатмыйбыз. Көйсезләнә башлауга ничек юатасын да белмибез”, - дим. Шул арада Данил да йөгереп килде. Әни дә зал ишегеннән башын тыкты. Данилны күргәч: “Бу бала бөтенләй дөрес түгел. Моны психиатрга күрсәтергә, махсус учреждениедә дәваларга кирәк. Үзегезнең хәлегездән килмәсә, берәр белгечкә бирегез”, - димәсенме! Телсез калдым... “Ул - үзе җүнсез хатын, ник сөйләшеп торасың? Чыгарып җибәр дә яп ишегеңне!” - д