Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Балалар белән бергәләп килегез!

8-9 апрельдә Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында осталык дәресләре, күргәзмәләр, лекторийлар, практикумнар һәм фикер алышулар көтелә. Темалар ата-аналарга, тәрбиячеләргә һәм укытучыларга кызыклы булачак. Илнең әйдәп баручы белгечләре киңәшләр һәм тәкъдимнәр бирәчәк.Мәгариф системасында яңалык, мәктәп туклануы, төп дәүләт имтиханнары һәм БДИ мәсьәләләре, шулай ук җәйге ялны оештыру, профильле программалар, табиб консультацияләре һәм хәвефсезлек почмагы – болар барысы да форум программасында. Республика белән идарә итү үзәгеннән Башкортстан юлдаш телеканалының "Сәлам" тапшыруына чыккан туры эфирында форум программасы турында мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова сөйли.Форум 8 апрельдә, шимбә көнне - 11:00дән 18:00 сәгатькә, 9 апрельдә, якшәмбе көнне, 11:00дән 15:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.Форумга https://institut-sargi.com/forum сайтында теркәлергә мөмкин.Тулырак мәгълүмат — эфир язмасында. Фото: bashinform.ru