Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Тугыз кешенең гомерен өзгән иде

Кичә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Югары судта Казан гимназиясендә тугыз кешене үтерүдә гаепләнүче Галәвиев эше буенча чыгыш ясаган. Прокурор судка Галәвиевне беренче биш елын – төрмәдә, аннары махсус режимлы төзәтү колониясендә җәза срогы үтү шарты белән гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә тәкъдим иткән.«Гаепләнүчедән Казан шәһәре Башкарма комитеты файдасына - 1,4 миллион сум күләмендә матди зыян, ә зыян күрүчеләр файдасына 101 миллион сум күләмендә компенсация түләтергә. Хөкем карары законлы көченә кергәнче сак астына алу рәвешендәге чик кую чарасын үзгәрешсез калдырырга», - дип белдерәләр күзәтү ведомствосында.Әлеге фаҗига 2021 елның 11 маенда Казанның 175нче гимназиясендә булды. Тикшерүчеләр фаразлавынча, Галәвиев иртән гимназиягә килгән, биредә балаларга һәм укытучыларга ут ачкан. Нәтиҗәдә, тугыз кеше һәлак булган, шуларның җидесе – балалар. 139 кешенең сәламәтлегенә авыр зыян килгән. Фото: prufy.ru