1. Иглин районының Глуховка авылында Сим елгасы биеклеге 486 см, (+121 см, куркыныч тудыручы дәрәҗә - 660 см)2. Уфа шәһәренең Дуслык монументы районында Агыйдел елгасы биеклеге 101 см (+ 100 см, 730 см)3. Иглин районының Пятилетка авылында Сим елгасы биеклеге 561 см (+75 см, 791 см)Башкортстанда 8 муниципаль берәмлек территориясендә су басуның 11 очрагы контрольдә кала.Башкортстандагы ташкынга бәйле хәлне автоматлаштырылган система, "Ка-32" вертолеты һәм пилотсыз очу аппаратлары ярдәмендә күзәтәләр. Һәр кеше Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтына сылтама буенча керә һәм елгалардагы актуаль хәлне карый ала: http://portal.introgis.com/CoGIS/FloodRB#.