- Операция барышында 76 уртак рейд үткәрелде, аларда хокук саклау органнары бүлекчәләренең 62 хезмәткәре, 293 урман саклау инспекторы, Дәүләт техника күзәтчелеге территориаль бүлекчәләреннән 21 кеше катнашты. 110 автотранспорт тикшерелде, урман законнары таләпләрен бозып агач ташучы бер автотранспорт тоткарланды. Урман утыртмаларын законсыз кисүнең өч очрагы ачыкланды, - диде Федераль дәүләт урман һәм янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Эльмир Хөсәенов. Чарада республика буенча Эчке эшләр министрлыгы, ЮХХДИ, Үзйөрешле машиналарның һәм техниканың техник торышын күзәтү буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, иҗтимагый урман инспекторлары, казак җәмгыятьләре катнашты. Моннан тыш, хокук бозуларны булдырмау буенча җиде профилактик рейд үткәрелде. Фото: bash.news #национальныепроекты
Агачларны рәхсәтсез кисүне туктатуга юнәлтелгән операция узды
30 марта 202330 мар 2023
~1 мин