Чисталык әдәбе. Мөселман һәрвакыт чиста йөрергә тиеш, чөнки чисталык иманның яртысы санала.Тәһарәт әдәпләре. Тәһарәтнең сөннәтләрен һәм мөстәхәбләрен сакларга кирәк. Һәр әгъзаны юганда “Бисмиллә” әйтү тиешле.Азан әдәбе. Азан сүзләрен хөрмәт белән тыңларга һәм аларны мәэзин артыннан эчтән генә кабатлап барырга кирәк.Мәчет әдәпләре. Мәчеттә булган кешеләрнең берсенә дә комачаулык итмәскә, аларга карата сабырлык күрсәтергә, тынлыкны сакларга һәм мәчеттә вакытта без Аллаһы Тәгаләнең кунаклары икәнлекне истән чыгармаска кирәк.Намаз әдәпләре. Намазны тыныч халәттә, барлык сөннәтләрен һәм мөстәхәбләрен үтәп, Аллаһы Тәгалә каршында үзеңнең көчсезлегеңне аңлап, тыныч халәттә укырга кирәк.Дога әдәпләре. Аллаһы Тәгаләгә бөтен йөрәгең белән һәм ихластан дога белән мөрәҗәгать итү тиешле.Сәламләү әдәпләре. Башка кешене сәламләгәндә, аның йөзенә карап, ихлас күңелдән сәламләргә.Сөйләшү әдәпләре. Барыннан да элек тыңлый белергә кирәк, кешене бүлдермәскә, аны түбәнсетмәскә, дорфа сүзләр кулланмыйча, ипләп кенә, дөресен генә сөйләргә.Сәүдә әдәпләре. Сәүдә эшен хәләл юл белән, алдашмыйча, хәрамләшмичә, хәйләләмичә алып барырга; һәр эштә Аллаһка тәвәккәл итәргә һәм Ул биргәннән канәгать булырга.Ашау әдәпләре. Бары тик хәләл ризык белән тукланырга; ашар алдыннан кулларны юарга, “Бисмиллә”не әйтергә, уң кул белән ашарга, ашап бетергәч, Аллаһка рәхмәт әйтеп дога кылырга, кабат кулларны юарга кирәк.Йокы һәм уяну әдәпләре. Йоклар алдыннан тәһарәт алырга, узган көнең өчен үз алдыңда хисап тотарга, үлемгә әзер булып, уң якка ятарга, ә иртән рәхмәтле булып уянырга һәм дога кылып куярга.Мөселманның башка мөселманнар каршындагы биш вазыйфасы: сәламләүгә җавап кайтарырга, төчкергән кеше өчен дога кылырга, авыру кешенең хәлен белергә, җеназа намазында катнашырга һәм чакыруны кабул итәргә.Автор фотосы.