Бүген республика Хөкүмәте Дәүләт җыелышы-Корылтайга башкаралыган эшләре турында хисап тотты. Яңгыраган чыгышлардан республиканың бик күп тармакларда үсеш күрсәтүен билгеләде чыгыш ясаучылар. Парклар, ихаталарда башкарылган ремонт эшләре - моның бер күрсәткече. Шулай ук, кайчандыр башланган, әлегә берникадәр онытылып торган башлангычлар да яңача эшли башлады. Шуларның берсе итеп "Алга" транспорт картасын атарга мөмкин. - Эшсезлек турында сөйләгәндә бүген Премьер-министр үзенең докладында федераль үзәктән килгән башлангычларның нәтиҗәле булуын ассызыклады. Менә шушы 1,5 миллиард сум аерым очракларга бүленде. Кайбер предприятиеләр эш урыннарын бетерү алдында калган иде. Кешеләр сезонлы эшкә бармый. Тирә-якны матурлау, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә нигезләнгән эш урыннары турында сүз бара. Шулай ук эшсез калу алдында торган кешеләрне яңадан укыту өчен дә акча бүленгән иде. Шундый һәр предприятие белән аерым эш алып барылды. Шул рәвешле 30 мең кешенең эш урынын саклап калуга ирештек.