Башкортстанда мәгариф өлкәсен үстерүгә 91 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бу соңгы өч елда иң зур сумма, шуңа күрә төбәк бюджетын мәгарифкә юнәлтелгән дип атарга мөмкин, дип хәбәр итте Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында премьер-министр Андрей Назаров. Премьер-министр сүзләренчә, узган елда республикада биш яңа мәктәп һәм дүрт балалар бакчасы үз ишекләрен ачкан. Быел тагын биш гомуми белем бирү оешмасын һәм өч балалар бакчасын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Башкортстан беренчеләрдән булып өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге ягыннан Русия Президенты программасын вакытыннан алда үтәде. Моңа уникаль проект — шәхси балалар бакчаларына йөрү өчен сертификатлар бирү ярдәм итте. Элек язуыбызча, өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр, әгәр дәүләт балалар бакчасында урын булмаса, шәхси оешмаларга барганда алты мең сумлык сертификат ала ала. Программаны гамәлгә ашыруның өч елында әлеге мөмкинлекне биш меңнән артык гаилә файдаланган. Республика тәҗрибәсе илдә иң яхшысы дип танылды һәм башка төбәкләрдә таралды, дип ассызыклады премьер-министр. Андрей Назаров төбәкнең федераль программа буенча ремонтланган мәктәпләре санын да моңарчы күрелмәгән дип атады. Узган елда 63 бинада реновация үткәрелде, быел тагын 77 гомуми белем бирү учреждениесен яңарту планлаштырыла. Ике ел эчендә бу максатларга федераль бюджеттан 8 миллиард сум бүлеп бирелгән. Шундый ук программа буенча балалар бакчаларын тәртипкә китерергә ниятлиләр. "Мәктәп мәгариф системасын шундый масштаблы реновацияләү республикада тарихта беренче тапкыр үткәрелә. Шул ук вакытта мәгариф министрлыгы балалар бакчаларын модернизацияләүнең яңа программасын кабул итәргә әзерләнә. Аларның мөмкин кадәр күбрәк ремонтлау мөһим. Һәм без бу заявка кампаниясенә максималь күләмдә акча алу өчен әзерләнәбез инде", — дип белдерде Андрей Назаров. Фото: api.rbsmi.ru