Экологияне яклау турында сөйләгәндә, Премьер-министр Андрей Назаров узган елның төп проблемаларын билгеләп үтте."Башкортстан Башлыгы башлангычы белән җир асты байлыкларыннан файдалану буенча ведомствоара комиссия төзелде, аның эше нәтиҗәсендә намуссыз компанияләр лицензияләреннән мәхрүм ителде яки туктатылды. Гомум кулланышта булган файдалы казылмалар чыгаруга салым кереме 47%ка артты, бюджетның өстәмә керемнәре 250 млн сумнан артык тәшкил итте, агымдагы елда гомум кулланышта булган файдалы казылмалардан файдалану хокукы өчен түләүләр 50%ка артачак», - дип хәбәр итте ул.Былтыр урманнар киселгәннән 30%ка күбрәк тергезелгән. Утыртылган урманнар мәйданы буенча Башкортстан традицион рәвештә Идел буе федераль округында 1нче урында тора, дип искәртте Премьер-министр. Шулай ук узган ел урман янгыннары мәйданы 50 тапкыр кимегән. Ә быел «Урман саклаучы» иртә ачыклау системасы гамәлгә кертеләчәк."Республикада «Чиста су» федераль программасы кысаларында суның сыйфатын арттыру буенча эш дәвам итә. Биредә төбәккә җәлеп ителгән акча күләме 4 млрд сум тәшкил итте. бу — Идел буе федераль округында беренче урын һәм Русия Федерациясендә сигезенче урын. Узган ел сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителгән халык өлеше 89%ка җитте", - дип хәбәр итте Андрей Назаров.Моннан тыш, өч ел рәттән Башкортстан традицион рәвештә «Русия суы» акцияләре нәтиҗәләре буенча сулыкларның һәм елгаларның яр буйларын җыештыру буенча беренче бишлектә тора.Һава сыйфатын мониторинглауның бердәм системасын төзибез. Атмосфераның пычрануын контрольдә тотуның 12 станциясе эшли.Мәдәният республика үсешенең өстенлекле юнәлешләре санына керә. Былтыр өлкәнең берләштерелгән бюджеты 13 млрд сум тәшкил итте, шул ук вакытта җәлеп ителгән федераль акчалар күләме 3 тапкырга артып, 1,5 млрд сумга җитте.Өч ел эчендә республикада 72 мәдәният объекты яңартылды һәм төзелде — аларның 40 проценты (27 объект) — узган елда. Республикада 17 балалар сәнгать мәктәбе җиһазландырылган.Андрей Назаров чыгышында транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсенең үсешен билгеләп үтте."Былтыр бу максатларга 50 млрд сумнан артык акча бүленгән. Транспорт реформасы дәвам итә. «Башавтотранс» дәүләт ташучысының хәрәкәт итүче составы 2019 елдан 1 меңнән артык автобуска тулыланды. Бу максатларга 6 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән. Уфада маршрутлар челтәре киңәйтелә, Уфа агломерациясендә интеллектуаль транспорт системасы кертелә", - дип хәбәр итте ул.Төп игътибар - юл хәрәкәте иминлегенә. Узган ел 800 стационар камера урнаштырылган. Гомумән, тизлек режимын үтәүне 1764 фото-видеофиксация комплексы тәэмин итә.Андрей Назаров икътисадның башка тармаклары үсешенә дә җентекле анализ ясады.