Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Баш киемен салырга ашыкмагыз...

Суыкта өшү һәм стресс еш кабатлана торган мигреньгә китерергә мөмкин. Яз көне кайбер кешеләрнең башлары ешрак авырта, чөнки күпләр җылы баш киемнәрен салырга ашыга, дип сөйли невролог, Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы доценты Рөстәм Гайфетдинов.Аның сүзләренчә, салкында өшүдән соң бит нервысының нейропатиясе барлыкка килергә мөмкин, аның симптомнары — баш авырту, йөзнең үзгәрүе. Күбесенчә яшьләр башлыкларны иртә яздан салырга ашыга,ә өлкән яшьтәге кешеләрдә үтәли җил аркасында нейропатия барлыкка килергә мөмкин, дип билгели доктор. Шулай ук язгы баш авыртуы депрессиянең чагылышы булырга мөмкин. "Язгы баш авыртуы еш кына борчылулар белән бәйле. Әгәр дә кеше язгы айларда гадәттәгедән күбрәк борчылса, ул мондый проблема белән очрашырга мөмкин. Яз көне кешеләрдә астеник синдром килеп чыгарга мөмкин — организм кояш, витаминнар җитмәү аркасында хәлсезләнә”, — ди табиб. Мондый баш авыртуын булдырмас өчен акыл һәм физик йөкләнешләрне чиратлаштырырга кирәк. Спа-салонга, массажга барырга, фитнес, спорт төрләре белән шөгыльләнергә, күбрәк саф һавада йөрергә була, дип киңәш итә невролог. Фото: sun9-70.userapi.com

С подпиской рекламы не будет

Подключите Дзен Про за 159 ₽ в месяц