Һәр кешенең телефонында көн саен ватсапка "Хәерле иртә", "Уңышлы эш көне", "Тыныч йокы" дигән видеолар җибәрүче дуслары була. Ул кешеләрнең номерын сызып ташлап та булмый, әйтеп, үпкәләтәсе дә килми. Һәр көн телефонны чистартып утырырга вакыт та юк. Менә шушы видеолар, фотолар сезнең телефонның "хәтерен" тутырмасын өчен, түбәндәгеләрне эшләгез: Ватсапта шушы кешенең битен ачыгыз, өстә уң якта урнашкан өч ноктага басыгыз, аннары "без звука"га басыгыз, арытаба "всегда" һәм "Ок" дигән төймәгә басыгыз. Әгәр дә кайбер төркемнәр телефоныгызның "память"ен тутыра икән, аннан да котылу чарасы бар. Моның өчен түбәндәге төймәләргә басыгыз:өстә, уң якта өч нокта;"данные группы";"видимость медиа";"Нет";"Ок". Шул рәвешле кеше сезгә җибәргән видео, фотоларны карый алачаксыз, ә менә "галерея"гызга алар кермәячәк. Фото: kartinkof.club
Һәркемнең көн дә "Хәерле иртә" дигән видео җибәрүчесе бар...
29 марта 202329 мар 2023
~1 мин