Ашказаны-эчәк авырулары булганда: 1 стакан солыны 6-8 мәртәбә юарга, шуңа 2 стакан су салып кайнатырга. Су яртылаш кайнап беткәч, 2 аш кашыгы бал салып, тагын берничә минут кайнатырга. Катнашманы көненә 2-3 мәртәбә ашар алдыннан эчәргә.Диабеттан: 100 грамм солы орлыгына 3 стакан кайнар су салып, 8 сәгать төнәтәләр. Көнгә 3-4 мәртәбә яртышар стакан эчәләр.Бөер һәм сидек куыгы авыртканда: бер стакан солы ярмасына 1 литр кайнар су салып кайнатырга, суның яртысы кайнап бетәргә тиеш, аннан сөзәргә кирәк. Шуңа 2 стакан сөт өстәп, 20 минут кайнатырга. Көнгә 3 мәртәбә, ашар алдыннан 1әр стакан эчәргә.Буыннарга тоз утырганда һәм авыртканда: 1 аш кашыгы солы орлыгын 1 литр кайнар суга салып, 2 сәгать тотарга, аннан сөзәргә. Әлеге төнәтмәне бер ай буе көнгә 3 мәртәбә, ашарга 30 минут кала яртышар стакан эчәргә.Склероздан: 1 стакан солы ярмасына 1 литр кайнар су салып кайнатырга. Күләме яртылаш кимегәч, сөзәргә һәм шуңа 2 стакан сөт өстәргә. Көнгә 3 мәртәбә, ашар алдыннан 1 стакан эчәргә.Тәмәке та