«Сезнең туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте» схемасы күбрәк өлкән яшьтәге кешеләргә юнәлтелгән. Явыз ниятле бәндәләр иң "нечкә" урынга басым ясый, картларның балалары яки оныклары авыр хәлгә эләккән дип ышандыра.Шушы көннәрдә Уфада яшәүче 81 яшьлек пенсионерның стационар телефонына билгесез ир шалтырата. Еламсыраган тавыш белән ул үзен улы дип ышандырырга тырыша һәм, юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп, бер кызны бәрдерүен хәбәр итә.Сөйләшү барышында явыз ниятле кеше пенсионерны ул чынлыкта аның улы һәм аңа әтисенең ярдәме кирәк дип ышандыра. Шулай ук җинаять җаваплылыгына тартмау мәсьәләсен хәл итү өчен хокук саклау органнары хезмәткәренә 900 мең сум түләргә кирәклеген дә өсти. Шикләнгән бабакай сөйләшүне өзә. Әмма аферист туктамый һәм тагын, тагын шалтырата. Шунда уяу бабай бу хәл турында полициягә хәбәр итә.Әлеге факт буенча Русия Федерациясе Җинаять кодексының 30 мәддәсенең 3 өлешендә, 159 мәддәсенең 3 өлешендә каралган җинаятьләр билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.Хәзерге ва