Программаның беренчел нәтиҗәләре VII Санкт-Петербург Халыкара хезмәт форумында ясалды.- Ел башыннан Русия буенча наймны субсидияләү программасы кысаларында 5 меңнән артык кеше эшкә алынды. Алар арасында төрле һөнәр вәкилләре бар: электромонтерлар, слесарьлар, сатучылар, токарьлар, эретеп ябыштыручылар, аш-су осталары, инженерлар, шоферлар, кассирлар, тәрбиячеләр, шәфкать туташлары һәм башкалар. Әлеге программа буенча эшкә урнашучылар саны буенча лидерларның берсе - Башкортстан Республикасы, - дип белдерде "Роструд" җитәкчесе урынбасары Ян Талбацкий VII Санкт-Петербург Халыкара хезмәт форумы мәйданчыкларының берсендә.Ян Талбацкий, шулай ук, Русия Хөкүмәтенең быел мәшгульлек өлкәсендә өстәмә дәүләт ярдәме чараларын, шул исәптән наймны субсидияләү программасын гамәлгә ашыруны озайту турында карар кабул ителүен искәртте.– Үткән елда әлеге программа исәбенә без 680 эш бирүчедә 1530 гражданны эшкә урнаштыра алдык, шуларның 1480е – 30 яшькә кадәргеләр, – дип белдерде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. - Агымдагы елның 2,5 аенда шул ук программа кысаларында республикабызның халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тагын 500дән артык гражданны эшкә урнаштырды. "Роструд"ның VII Санкт-Петербург Халыкара хезмәт форумында эшебезне билгеләп үттеләр, Башкортстан - әлеге программаны гамәлгә ашыруда лидерларның берсе, дип аталды.Субсидияләнгән найм программасы эш бирүчеләргә аерым категория гражданнарны эшкә урнаштырганда өлешчә түләү чыгымнарын акчалата компенсацияләүне күздә тота: 30 яшькә кадәрге яшьләрне; эштән китү куркынычы астында булганнарны; эшсез калган гражданнарны һәм башка категорияләрне. Быел Башкортстанда эшкә урнаштырылган 1 хезмәткәргә компенсация күләме аена 24 мең 319 сум тәшкил итә (бу - район коэффициентына һәм страховка взнослары суммасына арттырылган минималь хезмәт хакы күләме). Субсидияләр гражданның эшкә урнашу көненнән соң беренче, өченче һәм алтынчы айлар узгач бирелә. Шулай итеп, эшсез граждан 6 ай эшләсә, оешмага 73 мең сумга якын чыгымнар кайтарылачак.Бүген әлеге программада республиканың 211 предприятиесе катнаша.