Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Эльмираның сәхнә киемнәре туган ягында сакланачак

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова 2022 елның 16 декабрендә кинәт арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Җыр яраткан, моңга гашыйк һәркем өчен бу тетрәндергеч вакыйга булды.Җырчының әнисе, энесе, гаиләсе бу кайгыны бик авыр кичерде. Әнисе Фидания апа әкрен генә газизенең исемен мәңгеләштерү эшен башлап җибәрде. Бу хакта "Шәһри Чаллы" хәбәр итә.Шушы көннәрдә ул кызының сәхнә күлмәкләрен, аяк киемнәрен, эстрададагы казанышлары өчен бирелгән Мактау грамоталарын, Дипломнарын, бизәнү әйберләрен туган ягы Аксубай районы Иске Ибрай авылы музеена кайтарды.«Киләчәктә музейда күренекле авылдашыбыз, моңлы җырчыбыз Эльмира Сөләйманованың якты истәлегенә багышланган күргәзмә урын алачак. Безгә кадерле экспонатлар кайтарган өчен Фидания апага рәхмәт», – ди якташлары.Исегезгә төшерәбез, Эльмира Сөләйманованың әнисе Аксубай районының Иске Ибрай авылыннан. Эльмира да бу авылда бик еш булган. Ул аны үзенең туган авылы дип саный иде.Тулырак: https://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/elmira-solaimanovanyn-saxna-kiemnare-aksubai-raionyna-kaitaryldy