Күптән түгел НТВдагы “Звезды сошлись” программасында Башкортстан кунаклары катнашты. Салават Гыйльманов һәм аның хатыны Наталья моннан күп еллар элек бик үзенчәлекле йорт төзеп кергәннәр.Гомум мәйданы 120-130 квадрат метр булган ике катлы йортта өч бүлмә һәм подвал урнашкан. Йортны 2-3 ел төзегәннәр, 5 мең сум сарыф иткәннәр. Ир белән хатын анда 20 ел яшиләр һәм аларга яхшы һәм уңайлы, дип ышандыралар. Шешәдән йорт төзү идеясе бик үк оригиналь түгел, бөтен дөньяда мондый йортлар саны 1000нән артык. Әмма Уфа районының Нижегородка бистәсендә яшәүче Салават Гыйльманов хыялын тормышка ашыру өчен иске телевизорлардан кинескопларны да кулланган! Шулай ук көзгеләр дә, тал чыбыклары да, хәтта ташкын алып килгән ботак-таяклар да әрәм булмаган. 2001 елда республикада көчле су басу булганда шул тирәдә урнашкан фанер комбинатыннан төзелеш материаллары, фанерлар, шпаллар йөзеп килгән. Салават аларны да кулланырга булган. Бу йортта танылган башкорт җырчысы Фәрвәз Урманшин клип төшергән, “Узорица” проекты артистлары фотосессия оештырган, ә бер фотостудия хәтта Салават үз куллары белән ясаган, һәм ташлар, диңгез йолдызлары белән инкрустацияләгән диванны сатып алырга тәкъдим иткән. Ләкин оста баш тарткан: ул аны үзенең гаиләсе өчен яратып эшләгәнен әйткән.Кинескоплардан йорт салу — Салаватның күптәнге хыялы. 15 яшь булганда ул аны сынап карый. Үсмернең әти-әнисе (алар монда, Нижегородкада яшәгән) мунча салгач, үсмер ишегалдында яткан иске телевизор кинескобын мунча тәрәзәсе урынына куя. “Пыяла урынына кулланырга мөмкин дип уйлаган. Эшләп куйган, барысы да нормаль: яктылык та төшә, тыштан да бернәрсә дә күренми”, — дип сөйли останың хатыны Наталья. Балачактан ук Салават түгәрәк йорт турында да хыяллана. Ул, әлеге йортны төзеп, өлешчә үзенең ике хыялын тормышка ашыра: йортка ярымтүгәрәк веранда төзи һәм аны кинескоплар белән пыялалый. Бу планны тормышка ашыру өчен 16 — зур һәм 20 кечкенә кинескоп кирәк була. Төзелеш материалларын күршеләрдән җыя. “Җитмәгәч, эчәргә яратучылар миңа биш сумга табып китерделәр. Хәзер күп кенә урыннарга — ишегалларына, чүплекләргә ташлыйлар. Йөрдек, җыйдык”, — ди Салават. Оста әйтүенчә, 2002 елдан бирле аның куллары аша 50-60 телевизор үткән. Ләкин ул барысын да кулланмаган: кинескоплар тиз ватылучан булып чыккан, тиз чатнаган һәм аларның аз гына запасы сафтан чыкканнарны оператив рәвештә алыштыру өчен үз чиратын көтә. Кинескоплар Гыйльмановларның сәер йортында бердәнбер гадәти булмаган төзелеш материалы түгел. Йортның нигезен һәм кәҗә абзары төзү өчен Салават шешәләр кулланган! Бу төзелеш материалы белән күршеләр тәэмин итә. “Алар эчәргә яратты, хәзер инде күченделәр. Гомумән, мин алардан өч меңгә якын шешә алдым”, — ди Салават.Салаватның махсус белеме юк. “Кулыңнан килгәннең барысын да эшлә, башкасын эзләмә” — менә минем девизым”, — дип көлә үз-үзен өйрәтүче остаз. Йортның эчке бизәлеше — Салаватның идеяләре. Туалет өстәле өчен ботакларны, телевизор һәм карават астындагы терәкне алар Агыйдел ярыннан ташыган, шунысы куанычлы, елга өйдән ерак түгел. Әйткәндәй, Наталья да тормыш иптәшенә ярдәм итә: иске буфетны агарганчы кырган, Салават аны 500 сумга сатып алган булган. “Мебель фабрикасына эшкә урнаштым. Бервакыт карыйм: агач кисәкләрен машинага төяп каядыр алып киттеләр. Чүплеккә, диләр. Мин шуларның бер машинасын өемә алып кайтырга тәкъдим иттем. Кыш буе алардан түшәм эшләдем”, — ди ул. Салаватның оста куллары турында күршеләре дә белә, аңа иске көзгеләр китерәләр, ә ул алар өчен үзенчәлекле рамнар ясый. Тапшыру студиясенә килгән кунаклар, экспертлар Салаватның осталыгына тел шартлатты. Ләкин материалларның сәламәтлек өчен зыянлы булуын белдерүчеләр дә булды. Әйтик, инженер Сергей Бакин, үз чиратында, кинескоплар, федераль закон буенча, утильләштерелергә тиеш, чөнки аларда бик күп токсиннар һәм авыр металлар бар, дип билгеләп үтте. “Бу авыр чирләр, яман шеш авырулары китереп чыгара ала”, — дип ассызыклады ул һәм мондый йортта яшәү бик куркыныч, дип өстәде. Йорт хуҗалары аларның барысы да үзләрен яхшы хис итә, дип каршы килде, ә барлык материалларны, шул исәптән кинескопларны да, алар эшкәртә, марганцовка белән юа.Инженер, шулай ук, шешәләрне төзелешнең “несущий материал”ы буларак кулланырга ярамый, әмма гади материал буларак ярый, дип белдерде. Сергей Бакин: “Кешеләр яшәгән бинаны шпаллардан төзү бөтенләй хәвефле. Алар креозот белән эшкәртелгән, ә бу — агу”, — диде. Ул креозотның сулыш һәм нерв системасы һәм, шулай ук, онкология авыруларын китереп чыгаруын ассызыклады. Ләкин Гыйльмановлар аңа бик ышанып бетмәде булса кирәк, 20 ел яшәгән йортларында алар тагын күп еллар яшәргә ниятли.