28 февральдә Октябрьскийда шәһәр округы Советының ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырышы үтте. Төп доклад белән Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев чыгыш ясады, анда шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә тирәнтен анализ ясалып, сәнәгать җитештерүе, сәүдә күләмнәренең артуы, социаль юнәлештәге йөкләмәләрнең тайпылышсыз үтәлүе билгеләнде. Төп нәтиҗә булып исә Октябрьскийның ел йомгаклары буенча “Башкортстанның иң яхшы муниципаль берләшмәсе” конкурсында җиңүче булып танылуы тора. Социаль өлкәдә исә эшчәнлектә саллы казаныш булып торак төзелешенең кискен артуы саналырга хаклы. Үткән елда милекнең барлык төрләренә караган оешмалар тарафыннан һәм шәхси секторда файдалануга тапшырылган торак йортларның гомум мәйданы 80,5 мең квадрат метр тәшкил итте, планлаштырылган күләм 75 мең квадрат метр иде. Агымдагы елга тагын да зуррак максатлар билгеләнгән. Аларны гамәлгә кую күпфатирлы торак төзүне күздә тоткан 33нче яңа бистәне үзләштерү белән бәйле. Проект документларыннан күренүенчә, биредә торак мәйданнары 175 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Яңа бистәдә инфраструктура төзелешендә “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Стимул” федераль программасы кулланыла. Биредә юллар салу, суүткәргеч кору башланган да инде. Шәһәр янында М-5 автотрассасы буйлап шәхси торак йортлардан торган өч бистә булдыру күздә тотыла. Мулла бистәсендә шәхси йортлар төзү өчен яңа урамның проекты эшләнгән, аннан ташламага ия булган гражданнарга 212 җир участогы бүленәчәк. Шәһәр биләмәләрендә тормышка ашырылучы гомумдәүләт проектлары арасында “Стимул” программасы иң киңкүләмле санала. Ул 2022 елда гамәлгә кертелде һәм торак төзелешен тизләтүдә хәлиткеч урын тота. Программада урын алган төзелеш объектлары арасында иң әһәмиятлесе булып 33нче бистә санала, биредә күпфатирлы беренче йортның нигезе үткән елда ук салынган иде, быел исә янә дә шундый алты йорт төзү планлаштырыла, тоташ алганда, барлыгы 13 йорт күтәрү күздә тотыла. “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” программасы төзекләндерү эшләренең киң колачлы алып барылуы белән шәһәрдә үзен үткән елларда да яхшы яктан танытып өлгергән иде. Моңарчы бу юнәлештә эш дүрт җәмәгать биләмәсендә башкарылды. Программаны тормышка ашыруга барлыгы 70 миллион сум бүленде. Санап үтелгән объектлар арасыннан, мәсәлән, “Кояшлы” паркы үткән елда файдалануга тапшырылды. Бу җәмәгать биләмәсенең киләчәктә үсеше аның янында барлыкка киләчәк Мәдәният сараена бәйле. Төзелеш шәһәрнең генераль планына кергән, димәк, объект алдагы елларда төзеләчәк, дип исәпли белгечләр. Төзекләндерелгән җәмәгать биләмәләреннән “Йолдызлы” паркы бик тә матур килеп чыккан, ул шәһәр кешеләренең яраткан ял итү мәйданчыгына әверелеп өлгерде дә инде. И. Губкин исемендәге яңартылган сквер биләмәсе төзекләндерелгән, биредә фонтан төзелгән, аны агымдагы елда файдалануга тапшыру күздә тотыла. 2024 елда исә скверны төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Шәһәрнең истәлекле урыннарыннан “Йолдызлы” һәм Җиңү паркларында төзекләндерү эшләре программада каралганча алып барыла. Гомумән, шәһәрдә төзелеш һәм биләмәләрне төзекләндерү юнәлешендәге эшләрнең күпчелеге ил дәрәҗәсендәге гомумдәүләт проектлары, республика программалары кысаларында тормышка ашырыла. Үткән ел йомгакларыннан күренүенчә, гомум озынлыгы 13,3 километр тәшкил иткән автомобиль юллары яңартылган. Әлеге максатта “Урындагы башлангычларга ярдәм” республика программасы да уңышлы файдаланыла, атап әйткәндә, аның буенча 3,6 мең квадрат метр мәйданда юллар ремонтланган. Шәһәрнең торак фондын нормативларда билгеләнгән дәрәҗәдә тоту, йортлар ихаталарын төзекләндерү максатында шулай ук республика программалары нәтиҗәле файдаланыла. Үткән елда 48 күпфатирлы йортта капиталь ремонт үткәрелгән. Йорт подъезларын комплекслы ремонтлау республика программасы кысаларында җиде күпфатирлы йортта 29 подъезд яңартылган. “Башкортстан ихаталары” республика программасына ярашлы, шәһәрдә зур эшчәнлек җәелдерелде. Узган елда бу юнәлештә күләмле эш 7нче бистәнең бер йорт ихатасында башкарылды. Моннан тыш, бу төбәктә спорт мәйданчыгы да төзекләндерелде. Тоташ алганда исә, 6 ел дәвамында шәһәрдә барлыгы 31 йорт ихатасы төзекләндерелеп, заманча төс алды. Октябрьский төзекләндерү өлкәсендә зур уңышларга ирешеп, Башкортстанның иң чиста шәһәрләренең берсе санала. Моңа каты калдыклар әйләнешендә ныклы тәртип урнаштырылуы да булышлык итә. Әлеге өлкәдә шәһәрнең коммуналь тармак оешмалары тагын да зуррак максат куеп эшли, моңа ирешүдә гомумдәүләт проектларын да җәлеп итә. “Каты коммуналь калдыклар әйләнешендә комплекслы система” проекты буенча уңайлы шәһәр мохите булдыру юнәлешендә урындагы бюджет акчасына каты калдыклар өчен — 30, республика бюджеты исәбенә калдыкларны аерым җыюга тәгаенләнгән 300 контейнер кайтарылды. Тулаем алганда, шәһәр күләмендә 12 контейнер мәйданчыгы төзекләндерелгән. Шәһәр дәрәҗәсендә кабул ителгән дистәләгән муниципаль программалар да социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән. “Комплекслы төзекләндерү” программасы буенча, мәсәлән, урындагы бюджет исәбенә урамнарны яктырту корылмалары яңартылып, заманча яктырткычлар урнаштырылды. Гомумдәүләт проектлары шәһәрнең мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәләрен дә читләтеп үтмәгән. Атап әйткәндә, “Санлы мәгариф мохите” проекты буенча 12 белем бирү учреждениесендә заманча җиһазлар урнаштырылды. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты чикләрендә шәһәр дәваханәләре яңартыла, аларда заманча медицина корылмалары куела. “Башкортстан Республикасында физик культураны, спортны һәм яшьләр сәясәтен үстерү” проектына ярашлы, республика бюджетыннан спорт объектларын яңартуга өстәмә акча бүленеп, ул нәтиҗәле файдаланылган. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: гомумдәүләт проектлары шәһәрнең барлык өлкә һәм тармакларына сизелерлек йогынты ясап, халыкның тормыш шартларын яхшыртуга зур өлеш кертә, дип исәплиләр Октябрьский шәһәре хакимиятендә. Фәнүр Гыйльманов, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.