Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Гомер озынлыгы артсын, үлем һәм инвалидлык дәрәҗәсе кимесен!"

Дәүләт программасының төп максатлары - халык санының тотрыклы табигый үсешен тәэмин итү, көтелгән гомер озынлыгын арттыру, үлем һәм инвалидлык дәрәҗәсен киметү.- Быел «Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклауны үстерү» дәүләт программасын финанслау 7 процентка артты. Гамәлдәге чараларга үзгәрешләр кертелде. Яңа юнәлешләр формалаштырылган. Без дәвалау-профилактика учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуны дәвам итәбез. Медицина кадрларын тармакка җәлеп итәбез. Фельдшер-акушерлык пунктлары Интернет челтәренә тоташтырыла. Алар дәүләт мәгълүмат системасына керү мөмкинлеге булган автоматлаштырылган эш урыннары белән җиһазландырыла, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.Үзгәрешләр турында тулырак мәгълүматны Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин җиткерде. Ул хәбәр иткәнчә, Дәүләт программасы кан әзерләү һәм аны дарулар җитештерүгә тапшыру, исереклек халәтен тикшерү, медицина реабилитациясен күрсәтүче медицина оешмаларын җиһазлау, гражданнарның аерым категорияләрен шифаханә-курортта дәвалау, медицина оешмаларына эшкә алынган табибларга компенсация түләү буенча яңа чаралар белән тулыландырылган иминиятләштерелгән берәмлекләр саны 25 меңнән азрак.Мәсәлән, быел шифаханә-курорт хезмәтләре алган гражданнарның гомум саны 1787 кеше тәшкил итәчәк. Быелдан башлап 50 табиб өч ел дәвамында ел саен 1 миллион сум алачак. Ә дарулар җитештерү өчен мең литр кан әзерләнәчәк.Проект билгеләнгән срокларда барлык кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар белән килештерелгән. Хәзерге вакытта республика Башлыгы хакимиятендә карала һәм килештерелә. Премьер-министр каралган карар проектын хуплады.«Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклауны үстерү» дәүләт программасы ил Президенты гамәлгә куйган "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында эшли.Фото: pravitelstvorb.ru