"Звезда" конкурсы - Русиянең барлык 89 төбәге вәкилләре катнашкан һәм тарихта беренче музыкаль бәйге. Конкурс мәйданчыгында илнең төрле төбәкләреннән иң талантлы һәм чагу башкаручылар җыела. Бөтен Русия Федерациясе буенча телевизор караучыларның тавыш бирүләре һәм музыка өлкәсендәге танылган экспертларның фикере иң көчле вокалистларны ачыклый.Яңа сезонда Башкортстанны җырчы, атказанган артист Диана Ишниязова тәкъдим итә. Программаның беренче эфирыннан башлап, телевизор караучылар финалга үтә алмаган башкаручыларга - үз төбәге вәкиленә интернет-тавыш бирү юлы белән ярдәм итә алачак."Безнең проект мәдәни һәм ватанпәрвәрлек миссияләрен дә тормышка ашырырга тиеш. Ә җиңүче булып җырчы үзе генә түгел, ә аның туган төбәге дә тора», — ди конкурсны оештыручылар.Эфирлар һәм тавыш бирүләр 8 апрельдән атна саен узачак. Тавыш бирү даталары турында тулы мәгълүматны телеканал сайтында белергә мөмкин: зазвезду.рф (сайт 8 апрельдән эшли башлаячак).Проект Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында да уза.Фото: Башинформ